2013 елның гыйнварында файдалануга тапшырылган йортларның саны, узган елның беренче ае белән чагыштырганда, 50 процентка күбрәк

2013 елның 9 феврале, шимбә

Бүген Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында, торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча республиканың адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча чираттагы киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады. Агымдагы елның башыннан, барлык муниципаль районнарда торак төзү программасын тормышка ашыру буенча актив эшләр башланган.  Татарстанстат мәгълүматларына караганда, гыйнварда 381,1 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Тапшырылган күләм, узган ел белән чагыштырганда, 156,8% тәшкил итә.

9 февраль торышына, социаль ипотека программасы буенча,  гомуми мәйданы 98,5 мең кв. метр булган 1 мең 782 фатирлы 20 йорт файдалануга тапшырылган. Републикада 324 БВС ветераны өчен 33 йорт төзү дәвам ителә. Республикага чираттагы транш  килде, аның суммасы 1 млрд. 3 млн. 640 мең сум. РФ регион Министрлыгы билгеләгән 1 кв метрның уртача базар бәясе хисабыннан чыгып,  ул 9 мең 850 сум, әлеге транш хисабына 913 ветеран торак белән тәэмин ителәчәк.

Докладның икенче өлеше авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү программасына багышланган иде. Физик яктан искерү сәбәпле, 2012 елның 01 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган күпфатирлы йортларның реестры Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгына җибәрелде. Тәкъдим ителгән мәгълүматлар нигезендә, күчерелергә тиешле, авария хәлендәге торакның мәйданы 427 мең кв. метрдан артып китә.

Әлеге мәгълүматардан чыгып, якын арада Фонд тарафынан, финанс ярдәм лимиты килеп җитәчәк, аннан соң гражданнарны күчерү буенча Республиканың адреслы программасы формалашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International