Ирек Фәйзуллин: инвестицион-төзелеш процессы һәм тармакны цифрлаштыру экспертизадан башлана

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Бу хакта Рәссәй Федерациясендә региональ үсеш буенча Хөкүмәт комиссиясе Президиумы (штаб) рәисе урынбасары - Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин 28 августында «Киләчәк экспертизасы – 3.0» ачылышында белдерде. Рәссәй Төзелеш министры урынбасары ассызыклаганча, белем бирү курсы стратегик максатларга ирешергә һәм бөтен төзелеш комплексы бурычларын хәл итәргә ярдәм итәргә тиеш. Проектның өченче агымында беренче тапкыр региональ дәүләт эксперт оешмалары вәкилләре катнашты. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча «Киләчәк экспертизасы 3.0»нда 10 дәүләт экспертизасы командасы - Красноярск, Приморье крае, Чуваш Республикасы һәм Карелия Республикасы, Новгород, Чиләбе, Новосибирск, Самара һәм Калининград өлкәләре, Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасы командалары укыячак. Илнең бөтен төзелеш тармагына экспертиза институтын үстерүгә юнәлдерелгән уртак проектлар өстендә якындагы өч айда йөздән артык кеше эшләячәк. Проектларның кураторлары булып дәүләт экспертизалары җитәкчеләре дә, «Киләчәк экспертизасы»ның алдагы этапларын тәмамлаучылар да торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International