“Синергия” автокомпонентларын җитештерү буенча индустриаль-технологик парк нигезенә “беренче таш” салынды

2013 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген “Алабуга” аерым икъ

тисади зона территориясендә Синергия” автокомпонентларын җитештерү буенча индустриаль-технологик парк нигезенә “беренче таш” салуның тантанасы булды.

Тантанада  Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясенең Икътисади үсеш министры урынбасары О.Г. Савельев, “Аерым икътисади зоналар” ААҖ генераль директоры О.А. Костин,  республика министрлыкларының һәм ведомстволарының җитәкчеләре катнашты.

Синергия” автокомпонентлары паркы вак һәм уртача җитештерү линияләренә эшләнгән. Проект тарафыннан, төрле максатлар өчен, 3 корпус төзү планлаштырыла: беренчел кул җитештерү өчен, 36,023 кв. метр мәйданлы 1 корпус; полимер материаллардан әйберләр җитештерү өчен 24 541 кв. метр мәданлы 2 корпус; икенчел һәм өченчел кул җитештерү өчен 15 048 кв. метр мәйданлы 3 корпус.

Индустриаль паркта, җитештерү бүлмәләреннән тыш, шулай ук склад, офис һәм булышчы бүлмәләр проектлаштырылган.

“Синергия” АИЗның 2 корпусы 2013 елның ук эшли башлаячак һәм 18 650 кв. метр мәйданлы җитештерү өлешеннән һәм 5 891 кв. метр мәйданлы административ –көнкүреш өлешеннән торачак.

“Синергия” АИЗ төзелешенең генераль подрядчысы булып, “Камгэсэнергострой” ААҖ тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International