18 февраль көнне, РФ Хөкүмәте тарафыннан, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче федераль Фондка күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау, гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программалары һәм ТКХны модернизацияләү программасы өчен чаралар бүлеп бирү буенча Карарны имзалау көтелә. Әлеге процесстан соң, Фонд чаралары хисабыннан билгеләнгән финанс ярдәме лимиты РФ субъектларына тапшырылачак.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә, атна саен үткәрелә торган республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, республикада бу елны, капиталь ремонт ясау таләп ителә торган күпфатирлы йортлар исемлегенә, 41 муниципаль оешмадагы 811 күпфатирлы йорт керүен хәбәр итте. Планлаштырылган чараларның гомуми күләме - 4,35 млрд. сумнан артып китә.
Бүгенге көндә, программага кертелгән барлык йортларның 578 генә проектлы-сметалы документация тәкъдим ителгән. ТР Дәүләт торак фонды мәгълүматлары буенча, 28 муниципаль оешмадагы 179 йортта капиталь ремонт буенча эшләр башланган.
ТР Министрлар Кабинеты боерыгы белән, 2013 елда капиталь ремонт үткәрергә кирәк булган мәктәпләр исемлегенә 162 объект (шул исәптән Казанның 20 мәктәбе) һәм 7 коррекцион мәктәп кертелгән. Программаның бу елга билгеләнгән гомуми күләме – 2,5 млрд. сум.
Шул ук вакытта, министр сүзләренә караганда, Республиканың берничә муниципаль оешмасы мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча узган ел отчетын тулысынча тапшырмаган. Ул Әлмәт, Әлки, Югары Ослан, Норлат районнарын, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен 7 мәктәп буенча отчет тапшырып бетерергә чакырды. И.Фәйзуллин сүзләренә караганда, ТР финанс Министрлыгы сорауны болай куя: “Узган ел өчен отчет бирмисез - бу елга чаралар алмыйсыз”.
Үз чиратында, әлеге муниципаль оешмаларның җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, ТР Президенты “Сезнең артыгыздан йөрү бер дә матур күренеш түгел, - диде, - Башта сез “Акча бирегез!” дисез, - отчет бирмәсәгез, акча булмячак”. Рөстәм Миңнеханов ТР мәгариф министры Энгель Фаттаховка мөрәҗәгать итеп, мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча отчет сорауларында таләпчәнрәк булырга чакырды. “Отчет бирә алмый торган подрядчыларны эшләтмәскә кирәк”, - диде ТР Президенты.
И.Фәйзуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә генераль подрядчы оешмалар белән дәүләт килешүләре төзелгән, проектлы оешма билгеләү буенча бәйге үткәрелгән. Бәйге нәтиҗәләре буенча “Татинвестгражданпроект” ГУП белән дәүләт контракты төзелгән, әлеге оешма объектларны тикшерү эшенә керешкән дә инде. Бүгенге көндә 169 мәктәпнең 118е тикшерелгән. Капиталь ремонт буенча эшләр 62 мәктәптә башланган.
2013 елда ТР муниципаль оешмаларының сәламәтлек саклау оешмаларын төзү һәм ремонтлау программасына килгәндә, бүгенге көндә, Татарстанда, модульле ФАПлар төзү өчен 68 мәйдан әзерләнгән, 26 фундамент ремонтланган. Төзелеш модульләрен ясау буенча эшләр башланган. ФАПның 12 комплекты монтажга әзер инде. Бүгенге көндә, ФАПларны, амбулаторияларны һәм участок хастаханәләрен капиталь ремонтау буенча эшләр 14 районда башланган.