ТКХта стандартлаштыру – көн тәртибендә

2013 елның 18 феврале, дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “ТКХ –Сыйфат” торак-коммуналь өлкәсендә ирекле сертификция Региональ системасының фәнни-техник Совет утырышы булды.Чараны Совет рәисе, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Утырышның көн тәртибенә берничә төп сорау куелган иде. Советка, составка үзгәрешләр кертергә, инновацион продуктлар –“ТКХ –Сыйфат”торак-коммуналь өлкәсендә ирекле сертификция Региональ системасының яңа технологияләр, җиһазлар һәм материаллар реестрын, “ТКХ –Сыйфат”торак-коммуналь өлкәсендә ирекле сертификция Региональ системасының фәнни-техник советы турындагы кушымта проектын кертү турындагы кушымтаны расларга кирәк иде. Утырыш барышында, чарада катнашучыларга, торак-коммуналь хуҗалыкка хезмәтләр сертификациясен кертүнең актуальлеген ачыклый торган, “ТКХта стандартлаштыру” дигән темага презентация тәкъдим ителде. Моннан тыш, Системага туры килүне бәяләү өчен оешмаларга таләпләр җыелмасын эшләү кирәк булган хезмәт төрләренең исемлеген, шулай ук “ТКХ –Сыйфат”ның “Торак фонды мониторингы” автоматлашкан система белән үзара мөнәсәбәте соравын тикшерделәр һәм расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International