Арчада, төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча, эшче төркемнең күчмә утырышы үткәрелә

2013 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы Арчада төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркемнең күчмә утырышын үткәрә.

Утырышта Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Биектау, Теләче муниципаль районнарның башкарма комитет җитәкчеләре, әлеге муниципаль оешмаларның территорияләрендә эшчәнлек алып баручы төзелеш  оешмалары һәм төзелеш индустриясе предприятиеләренең җитәкчеләре катнаша.

Эшче төркем әгъзасы, ТР хезмәтнең Дәүләт инспекциясе бүлеге башлыгы Р.Р. Бабаназарова төзелеш өлкәсендә җитештерү травматизмының үсү сәбәпләренә анализ белән чыгыш ясар дип көтелә. ТР хезмәт, шөгыльлек, социаль ярдәм Министрлыгы вәкиле җитештерү травматизмы санынының кимүенә хезмәт шартларының тәэсире турында сөйләячәк. “ТРТөзүчеләр бердәмлеге” СРО РНП директоры урынбасары М.В. Ризванов Партнерлыкның бәхетсезлек очракларына юл куйган әгъзаларына карата күрелгән чаралар турында хәбәр итәчәк.

Арча һәм Кукмара муниципаль районнарының башкарма комитет җитәкчеләре муниципаль оешмаларда үткәрелгән профилактик эшләр турында сөйләячәк. “СК ВОК-строй” ҖЧҖ, “Технология Строительства” ҖЧҖ, “Вамин Татарстан”-“Кукморстройсервис” ААҖ төзелеш оешмаларының директорлары 2012 елда булган бәхетсезлек очракларының сәбәпләре һәм җитештерү травматизмын булдырмау өчен күрелгән чаралар турында чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International