ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул анда II Россия инвестицион-төзелеш форумы эшендә катнаша. Әлеге чара 2013 елның 21-22 февраль көннәрендә Мәскәүнең “Гостиный двор” күргәзмәләр комплексында үткәреләчәк. Форумны оештыручылар булып, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Федераль агентлык, төзүчеләрнең Милли берләшмәсе, проектчыларның Милли берләшмәсе, эзләнүчеләрнең Милли берләшмәсе, аз катлы һәм коттедж төзелеше Милли агентлыгы, Россия төзүчеләр Союзы катнашында, Россия Федерациясенең региональ үсеш Министрлыгы тора.
Форумның максаты булып, Россия Федерациясендә торак төзелешен үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт сәясәтен тормышка ашыру, Россия Президенты В.В. Путинның 2012 елның 7 маеннан 600 номерлы “ Россия Федерациясе гражданнарын арзан һәм комфортлы торак белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын үстерү буенча чаралар турында”гы Указын үтәү тора. Икенче Россия инвестицион-төзелеш форумы, Төзелеш тармагы лидерлары өчен иң эре вакыйгаларның берсе буларак, Россия һәм чит ил инвесторларының мәнфәгатьләрен берләштерерүче ролен үтәргә, шулай ук дәүләт һәм эшмәкәрлек арасында эффектив диалог урнаштырырга тиеш.
Форум кысаларында, Россия Федерациясе региональ үсеш Министрлыгы, “Россия Федерациясе төзелеш комплексының 2012 елда эшләгән эшләренә йомгак ясау, шулай ук Россиядә торак төзелешен 2013 елда үстерү перспективаларын тикшерү”гә багышланган киңәйтелгән киңәшмә үткәрә.
Форумның иң мөһим темасы булып, арзан арендалы торак базарын үстерү, шулай ук мондый проектларны тормышка ашыру өчен дәүләт һәм эшмәкәрлекнең үзара мөнәсәбәт формаларын тикшерү тора. Бу һәм башка сорауларны “Россия Федерациясендә коммерция булмаган торак фондын үстерү перспективалары” дип аталган ачык дискуссия кысаларында тикшерү планлаштырыла. Төзелештә үз-үзен җайга салу һәм дәүләт тарафыннан җайга салу да мөһим сорауларның берсе булып тора.
Форумның эшлекле программасы кысаларында, бер үк вакытта, Кунак ишегалды күргәзмә комплексы территориясендә махсуслашкан күргәзмә экспозициясе эшли. Әлеге күргәзмәдә безнең республика тәкъдим ителгән. Татарстан стенды республикада тормышка аша торган һәм торак төзелеше дәрәҗәсен үстерүгә юнәлдерелгән төп программалар һәм проектларны күрсәтә. Территорияләрне үстерү, аз катлы төзелеш һәм комплекслы торак төзелеше проектларына аеруча зур игътибар бирелгән.