Татарстан Республикасының “Архитектура ОСКАРы” бәйгесе игълан ителде

2013 елның 1 марты, җомга

 “Архитектура ОСКАРы”  торак йортлар, ижтимагый биналар һәм корылмаларның архитектурасы һәм дизайны өлкәсендәге  ачык Республика бәйгесе, әлеге бәйге Татарстан Республикасында, архитектура  фестивале-биеннале форматында үткәрелә. Беренче “Архитектура ОСКАРы” Казанда 2010 елда, азкатлы һәм коттедж төзелеше Милли агентлыгы , ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ  Министрлыгы һәм ТехноНИКОЛЬ Корпорациясе ярдәме белән үткәрелгән.

2013 елда, “Архитектура ОСКАРы” II Республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча бүләкләр югары социаль инженер-техник, эстетик һәм икътисади характеристикалы булуы белән характерлана торган оригиналь  иҗади һәм инновацион проектлы карарлар өчен бирелә. Бәйгедәге эшләрне сайлап алуның төп критериясе булып, Татарстан Республикасында заманча архитектура, проектлаштыру һәм төзелешне киләчәктә үстерү өчен  проектлы карарлар барлыкка китерүдә ярдәм итү тора.

“Архитектура Оскары”на түбәндәге эшләр кабул ителә: торак, җитештерү һәм склад биналарының проектлары; территорияләрне төзү проектлары; реконструкцияләнә торган  җитештерү, торак, склад биналары һәм корылмаларының, шулай ук, 2010 елның мартыннан 2013 елның марты буенчаэшләнгән, Татарстан Республикасы территориясендәге төрле төрдәге иҗтимагый объектларның проектлары.

Бәйгедә катнашу турындагы сораулар  буенча һәм өстәмә мәгүлүмат өчен проект җитәкчесенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: Ковязин Артем, тел. /факс.: (843) 274-21-58, моб. 8-917-909-84-80.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International