Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәүдә. Ул РФның региональ үсеш Министрлыгында, “Идарә оешмалары тарафыннан күпфатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә үзләре эшләгән эшләр турындагы мәгълүматны ачыклау” дигән темага доклад белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында 2002 елдан башлап, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләп чыгару информацион системасы кертелгән. Йорт хуҗалыкларының 99%ында, торак-коммуналь хуҗалык өчен исәпләп чыгару, бердәм система буенча башкарыла.
Хәзерге вакытта, бердәм мәгълүмати бушлыкта идарә оешмалары, торак-коммуналь хезмәтләрне тәэмин итеп торучылар, социаль ярдәм органнары, республиканың идарә хакимияте органнары һәм гражданнар үзара бәйләнештә торалар. Әлеге система, идарә карарларын кабул итәргә, барлык оператив бурычларны үтәргә, шул исәптән социаль ярдәм органнары тарафыннан ТКХ өчен гражданнарга ай саен субсидияләр күчерергә ярдәм итә. Шулай ук халыкка бирелгән өстәмә сумманың күләмен чагыштырып анализ ясый, бу күренеш хәзер бик актуаль.
Татарстанда идарә оешмаларының мәгълүматларын ачыклау буенча сайт сыйфатында “Торак фонды Мониторингы мәгълүмати порталы” билгеләнгән, әлеге сайтта һәрбер кеше мөстәкыйль рәвештә, үзенә уңайлы вакытта, идарә оешмасының эшчәнлеге турындагы мәгълүмат белән таныша ала.
Министр докладында Татарстанда бу юнәлештә нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде. И.Э. Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, норматив документларны федераль дәрәҗәдә кабул итми генә, барлык планнарны да тормышка ашыру авыр булачак. “Торак-коммуналь хуҗалык” эшчәнлеге төренә кертелгән барлык идарә оешмалары, шул исәптән ТСЖ һәм ЖСК, тәэмин итүчеләр, әлеге эшне кулланылышка керткәч, бу системада эшләргә тиеш булалар, бу бик мөһим күренеш.