Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Арзан һәм уңайлы мохит” программасын тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Әлеге киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов һәм ТР хезмәт, шөгыльлек һәм социаль яклау министрының Казан шәһәрендә тармак эшчәнлеген оештыру буенча урынбасары И.Ю. Просвирякова үткәрде. Чарада тармак министрлыкларыннан һәм ведомстволардан, шулай ук подрядчы оешмалардан вәкилләр катнашты.
Тикшерелгән сораулар арасында 2014 елга программа проектларын формалаштыру да бар иде. Әлеге проектлар, РФның хезмәт һәм социаль ярдәм Министрлыгы таләпләренә туры килеп, агымдагы елның март ахырына кадәр эшләнергә һәм расланырга тиеш.
Киңәшмәдә, шулай ук, программа тарафыннан республика башкаласында метро станцияләре һәм юл аркылы чыга торган җәяүле юлларын төзүгә тәкъдим ителә торган проектлы һәм техник карарлар тикшерелде. И.Ю. Просвирякова билгеләп үткәнчә, киләчәктә, өстәмә чыгымнар таләп итә торган проблемалар белән очрашмас өчен, проектлы карарларга тагын бер тапкыр кискен анализ ясарга кирәк.
А.М. Фролов катнашучыларның игътибарын, бүленеп бирелгән бюджет чараларын планлы рәвештә һәм үз вакытында үзләштерү белән бәйле сорауларны чишүгә юнәлтте. Киңәшмәдә программа чараларын тормышка ашыруда хаталар җибәргән, шулай ук “Арзан һәм уңайлы мохит” дәүләт программасы стандартларыннан читләшкән подрядчы оешмалар турында аерым сөйләнелде. Очрашу барышында әйтелгәнчә, җибәргән барлык хаталарны подрядчылар үз хисабларына төзәтәчәкләр.