Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында министр И.Э. Фәйзуллинның Казанга рәсми делегация составында килгән Ростов өлкәсендәге хезмәттәше В.Н. Кузнецов белән очрашуы булды. Алдан килешенү нәтиҗәсендә, кунак, сәфәр барышында, республика территориясендә авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү, “алданган өлешчеләр” проблемасын чишү, аерым категория гражданнар өчен торак төзү, шәһәр төзелеше документациясен эшләү, челтәргә кушылу сорауларын чишү һәм башка проектларны тормышка ашыру турындагы мәгълүмат алуны планлаштырган. Ләкин очрашуның күп өлеше футбол стадионын төзү соравына багышланды.
Ростов-на-Дону, шулай ук, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итә торган шәһәрләр исемлегенә кергән. Ростов өлкәсенең Төзелеш, архитектура һәм территориаль үсеш Министры әлеге сорау белән аеруча нык кызыксынды һәм киләчәктә проектлаштыру, спорт стадионын төзү этапларында очрарга мөмкин булган кыенлыкларны читләп узарга ярдәм иткән мәг
ълүматлар алырга тырышты. Очрашуга җыелган белгечләр, бик рәхәтләнеп, киләчәктә эксплуатацияләү өчен нинди проекты карарлар кулай булуын, шулай ук проектның бәясе төшү мөмкинлеге турындаы мәгъүлматлар белән уртаклаштылар. Ростов өлкәсе төзүчеләренә дә объектны кыска вакыт өчендә төзергә туры килә, шул ук вакытта әлеге объект уникаль, башкаларга охшамаган булуы теләр идек дип ассызыклады кунак.
Һәр ике як та якын арада төрле дәрәҗәдәге берничә очрашу үткәрү турында килештеләр