28-29 март көннәрендә, “Измайлово” ДКда ( Мәскәү) “ТКХ оешмаларының тарифны тәртипкә салу һәм реформалаштыру өлкәсендә Дәүләт сәясәте” дип аталган Бөтенроссия гамәли семинары булачак, оештыручылар булып, “Открытый Диалог” Компанияләр Төркеме белән торак һәм коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшмәкәрлек буенча РФ ТПП комитеты тора.
Семинарга ТКХның муниципаль һәм региональ идарә, региональ энергетик комиссия җитәкчеләре һәм белгечләре, идарә компанияләре һәм коммуналь комплекс оешмаларының директорлары; иҗтимагый һәм һөнәри оешма, ТКХ өлкәсендәге ассоциация һәм берләшмәләрнең вәкилләре чакырылган.
Семинарда спикер буларак, ТКХ өлкәсендәге тарифны тәртипкә салуда закон һәм норматив-хокукны тәэмин итүне тормышка ашыра торган министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук консалтинг компанияләре һәм иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре, ТКХ өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия булган Россиянең әйдәп баручы коммуналь комплекс предприятиеләренең директорлары чыгыш ясаячак.
Эшлекле программа дискуссия форматында булачак, чара барышында катнашучылар, көндәлек бурычларны үтәү буенча, аерым алганда коммуналь комплекс оешмаларының хезмәтләренә тариф булдыру, тариф һәм өстәмәләр хисаплау һәм билгеләүдәге проблемалы күренешләр, шулай ук ресурс саклау кебек көндәлек бурычларны һәм башка сорауларны чишү буенча иң актуаль мәгълүмат алачак.
Семинарның төп темалары: “ТКХ өлкәсендә дәүләт тариф сәясәтенең сыйфатлы үзгәрүе һәм аларның тармакны функцияләштерүгә тәэсире”, “Ресурс белән тәэмин итү өлкәсендә тариф барлыкка китерү һәм тарифлар белән идарә итү”, “Торак секторында тариф формалаштыру һәм тарифны тәртипкә салуның үзенчәлеге”, “Базарда катнашучыларның үзара мөнәсәбәте: ресурс белән тәэмин итүче оешмалар, идарә компанияләре, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары ( регионалҗ хакимият кайда?) һәм торак милекчеләре арасында” һәм “Базарда катнашучылар арасындагы конфликтларны юкка чыгару һәм бәхәсләрне чишүнең тәртибе һәм юллары”.
Тулырак мәгълүмат һәм программаны түбәндәге сайтта карагыз: www.infotarif.ru