Рөстәм Миңнеханов: Стадион төзүдә һәм төзекләндерүдә Казан муниципалитетлар ярдәменә мохтаҗ

2013 елның 15 марты, җомга

Җәйге Универсиадага әзерләнү кысаларында Стадион төзү һәм шәһәрне төзекләндерүдә Казан  муниципалитетлар ярдәменә мохтаҗ. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәт Йортында видеоконференцэлемтә режимында, республиканың барлык муниципаль оешмалары катнашында узган атналык республика киңәшмәсендә әйтте.

Утырышны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

“Минем безнең муниципалитетларның җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәсем килә. Без финишка якынлашабыз: Универсиадага кадәр 112 көн калып бара. Стадион төзү һәм төзекләндерү буенча эшләр башкаруда Казан республика, безнең муниципалитетларның ярдәменә мохтаҗ”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

“Эшлисе эшләрнең күләме шактый зур. Шәһәр хезмәтләренең эшләре бик күп: тәүлек буе эшләү режимында эшләсәләр дә, алар куелган бурычның яртысын да үти алмыйлар. Эшче көчләр җәлеп итәргә кирәк”, - диде республика башлыгы. Аның фикеренчә, һәр объектның билгеле бер җаваплы кешесе булырга тиеш. Универсиада Татарстанныкы гына түгел, ул эре федераль проект та, аның уңышлы булуы илебез һәм республиканың халыкара  имиджына уңай тәэсир итәчәген ассызыклады Татарстан Президенты.

Kazan-Arena футбол стадионын төзү турында сөйләгәндә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, хәзерге вакытта стадионда 1192 кеше эшләвен хәбәр итте, алар муниципаль оешма вәкилләре. Гомумән алганда, футбол стадионы төзелешендә 3 меңнән артык кеше эшли.

ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, 2012 елның сентябреннән, муниципаль оешмаларның төзелештә катнашу мониторингы баллар кую системасы белән башкарыла. “Гомуми тикшерү  59 мең 581 кеше –көн һәм 1274 машина-смена тәшкил итә. Муниципаль оешмалар тарафыннан җитди күләмдә эш эшләнгән”, - дип ассызыклады ул һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең үз программаларын тәмамлап, өстәмә  эшләргә керешүен хәбәр итте.

Шул ук вакытта, графиктан артта калган берничә район бар. Илдар Халиков, эшләнгән эшләренең дәрәҗәсе 20 проценттан ким булган берничә районны атады ( Баулы, Балтач, Чүпрәле, Алабуга, Кама Тамагы, Мөслим районнары).

ТР Президенты хәбәр иткәнчә, 19 март көнне Казанда, ил җитәкчелеге катнашында, эре чара үткәрү планлаштырыла. “ Стадион – иң мөһим объект. Без кем ничек эшләгәнен күрәбез. Эшләрне килешенгәнчә эшләргә кирәк. Якын унъеллыкта мондый стадионны беркем дә төземәячәк. Бу эштә һәрберебез катнашырга тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул эшчеләре стадионда начар эшләгән муниципаль район башлыкларын җыярга, һәм  объектта ял һәм дүшәмбе көннәрендә эшләүне көчәйтергә боерды. “Стадионны бөтен дөнья белән эшлиләр, бу шундый объект. Искә алырлык хатирә булыр”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты һәм әлеге объектларда зур көч куйган районнар игътибарсыз калмаячагына сүз бирде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International