Төзелеш Министрлыгында 2012 елдагы “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты” бәйгесенә йомгак ясадылар

2013 елның 18 марты, дүшәмбе

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2012 елдагы “Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты”  дип аталган Республика бәйгесенә йомгак ясалды.

Бәйге комиссиясенә барлыгы 8 номинация буенча 44 бәйге материалы тәкъдим ителгән.

Бәйгедә катнашучыларның балларын санау, Министрлыкның тиешле приказы белән расланган бәйге үткәрү Тәртибе нигезендә башкарылды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Ведомсвоара комиссия түбәндәгечә карар чыгарды:

1 категория: 100 меңнән артык халкы булган торак пункт;

1 урын – Әлмәт шәһәре

2 урын – Яшел Үзән шәһәре

2 категория: 45 тән 100 меңгә кадәр кеше;

1 урын – Алабуга шәһәре

2 урын – Бөгелмә шәһәре

3 урын – Чистай шәһәре

3 категория: 30 дан 45 меңгә кадәр кеше;

1 урын – Зәй

2 урын – Азнакай

4 категория: 15 тән 30 меңгә кадәр кеше;

1 урын – Минзәлә шәһәре

2 урын – Баулы шәһәре

3 урын – Буа шәһәре

4 урын – Менделеевск шәһәре

5 категория: 1 дән 45 меңгә кадәр кеше;

1 урын – Мамадыш;

2 урын – Түбән Кама районының Шереметьевское авылы җирлеге

3 урын – Сарман районының Җәлил ш.т.б.

          4 урын – Сарман районының Сарман авылы

          5 урын- Азнакай районының Актүбә ш.т.б.

          6 урын – Актаныш районының Актаныш авылы

          7 урын – Биектау районының Биек тау ст.

8 урын – Нурлат районының Урта Камышлы авылы җирлеге

9 урын – Ютазы районының Уруссу  ш.т.б.

10 урын – Зәй районының Аксари авылы җирлеге

11 урын – Түбән Кама районының Сухаревское авылы җирлеге

6 категория: 1 мең кешегә кадәр;

1 урын – Тәтеш районының Зур Турма авылы

2 урын – Актаныш районының Яңа Курмаш авылы

3 урын – Ютазы районының Каракашлинское авылы җирлеге

4 урын – Сарман районының Әлмәт авылы

5 урын – Сарман районының Янурусово авылы

6 урын – Түбән Кама районының Майскогорское авылы җирлеге

7 урын – Нурлат районының Бикуловское авылы җирлеге

8 урын – Чистай районының Данауровское авылы җирлеге

9 урын - Яңа Чишмә районының Архангельское авылы җирлеге

 

4 предприятие үз материалларын “Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие, учреждение, башка оешма” номинациясенә тәкъдим итте.

1 урын – “Уютный дом” ҖЧҖ, Казан шәһәре

9 ТСЖ үз материалларын “Иң яхшы ТСЖ” номинациясенә тәкъдим итте.

        1 урын – Азнакай районының  “Актүбә ш.т.б. Идарә компаниясе” ҖЧҖ

Комиссия Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең махсус дипломы белән билгеләргә тәкъдим итте:

-         архитектура-тарихи мирасны саклаган өчен  - Менделеевск шәһәре;

-         архитектура ягыннан тышкы күренешне яхшырту буенча актив эш башкарган өчен – Сарман районының Сарман авылы, Биектау районының Биек тау ст.

-         яшелләндерү буенча күрсәтелгән югары күрсәткечләр өчен – Баулы шәһәренең “Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Идарә” МКП, Актүбә ш.т.п.ның “Актүбә торак-коммуналь сервис” ҖЧҖ, Арча шәһәренең “Жилкомбытсервис” ҖЧҖ;

-         төзекләндерү эшләрендә халыкның актив катнашуы өчен – Актаныш районы Актаныш авылының “Яран” ТСЖ, Казан шәһәре Мәскәү районының  “Корд” ТСЖ, Биектау районының “Бирюлинское” ТСЖ;

-         бәйгедә актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Башкарма комитеты.

-         Моннан тыш, бәйге комиссиясе “ РФ муниципаль оешмаларының  2013 ел өчен VI Ел саен уза торган бәйге” Бөтенроссия бәйгесендә катнашу тәкъдиме белән чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International