Журналистлар Казан метросының төзелеп килүче өч станциясен күрделәр

2013 елның 18 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы  федераль һәм республика ММЧ журналистлары өчен Казанда төзелеп килүче метро станцияләренә пресс-тур оештырды. ММЧ вәкилләрен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы И.С. Гимаев, “Җир асты транспорт корылмалары төзү буенча Дирекция” ГКУ идарәсе башлыгы А.Г. Церцеил, “Казметрострой” МУП башлыгы М.М. Рәхимов һәм Ростехнадзор белгечләре озатып йөрде.

Журналистлар, беренче булып, төзелеп килүче “Яшьлек” станциясен күрделәр. Монда демонтаж камераның гидроизоляциясен урнаштыру, вентиляция каналының тимер-бетон конструкциясен урнаштыру, платформа мәйданын һәм баскычтан төшә торган урыннар буенча каплау, су үткәрү һәм канализациянең эчке челтәрләрен монтажлау, автоматика, сигнализация һәм элемтә  системасын монтажлау, вентиляциянең тышкы челтәрләрен монтажлау эшләре бара.

“Төньяк вокзал” станциясендә, бүгенге көндә, 2 нче номерлы вестибюльнең тимер-бетон конструкциясен урнаштыру, вестибюль һәм платформа мәйданының  бизәкләү, платформа мәйданын һәм 2 номерлы вестибюльне каплау, 2 һәм 3 номерлы баскычтан төшү урынындагы тимер-бетон корылмаларны, 1 һәм 3 номерлы баскычтан төшү урыннарын гранит белән каплау, платформа мәйданын архитектура ягыннан яктыртуны монтажлау, подстанциядә туры килүче җиһазларны монтажлау, су үткәрү һәм канализациянең эчке челтәрләрен монтажлау, автоматика, сигнализация һәм элемтә  системасын монтажлау буенча эшләр тәмамланып килә.

“Авиатөзелеш” станциясендәге эшләр дә тәмамлану баскычында. Монда станциянең эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру ( су үткәрү, канализация, җылыту), автоматика, сигнализация һәм элемтә  системасын монтажлау, платформа мәйданының асылмалы системасындагы композит панельләрен монтажлау, платформа мәйданын архитектура ягыннан яктыртуны монтажлау, вентиляция сбойкасының эчке конструкциясен урнаштыру, җир асты гаражының керү төркемен урнаштыру һәм җир асты гаражын эчке яктан бизәү буенча эшләр бара.

Пресс-тур барышында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе, агымдагы елның февраль аенда үткәрелгән, метро төзү надзор ведомствосының йомгаклау тикшерүе нәтиҗәләре буенча аңлатма бирде. Тикшерү нәтиҗәсендә җитешсезлекләр табылган һәм Ростехнадзор төзелеш заказчысына әлеге җитешсезлекне юкка чыгару вакыты белән күрсәтмә бирде. Бүгенге көндә төзүчеләр, яңа станцияләрне төзү барышында барлыкка килгән  җитешсезлекләрнең күп өлешен бетерделәр. Калган өлеше якын арада юкка чыгачак.

Төзүчеләрнең планы - өч станцияне дә 9 майда тапшыру, ә аннан соң яңа “Дубравная”( Җиңү Проспектыннан соң) станциясен төзи башлау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International