Бүген, киңәйтелгән утырыш барышында, төзелеш тарма

2013 елның 20 марты, чәршәмбе
 

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы Казан шәһәренең Башкарма комитеты белән берлектә, Татарстан Республикасы төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышын үткәрде.

Утырыш эшендә ТР хезмәт, шөгыльлек һәм социаль ярдәм Министрлыгы, ТР хезмәт Дәүләт инспекциясе, ТР дәүләт төзелеш надзоры Инспекциясе, ТРдагы кеше хокуклары буенча Вәкаләт аппараты, төзелеш оешмалары, төзелеш индустриясе предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты. Утырышта төзелеш мәйданнарында һәм төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасының торышы сораулары тикшерелде. Чараны  Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык  министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде.

Министр урынбасары төзелеш тармагында һәм төзелеш индустрияе  предприятиеләрендә җитештерү травматизмының торышы турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Идел буе Федераль округының төзелеш тармагында лидер булып тора. Шуңа да карамастан, төзелеш -  икътисади эшчәнлекнең травма алу куркынычы бик зур булган төр.

Докладчылар  төзелеш процессында булган кисәтүләрне, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы нормалары һәм кагыйдәләрен бозу очракларын табу турында сөйләделәр, төзелеш өлкәсендәге җитештерү травматизмы үсешенең сәбәпләрен анализладылар һәм саклау таләпләре үтәүне контрольдә тоту буенча эшләнгән эшләр турында сфикер алыштылар. 

Министр урынбасары А.С. Әхмәтшин, йомгаклау сүзендә, хезмәтне саклау буенча эшләр системалы булырга тиешлеген һәм әлеге өлкәдәге барлык сораулар да уртак карарлар таләп итүен билгеләп үтте. Моның өчен, Казан шәһәре Башкарма комитетына, предприятие җитәкчеләре һәм контроль-надзор органнарына һәм СРОга  төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы проблемаларын чишү өчен бурычлар куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International