Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин Россия Федерациясе Президенты карамагындагы фән һәм мәгариф буенча Совет карамагында, Дәүләт Думасының фән һәм фән сыешлы технологияләр буенча комитет рәисе урынбасары Огородова Людмила Михайловна рәислегендә үткән “Инженерлык эшчәнлеген фәнни-белем белән тәэмин итү” юнәлеше буенча ведомствоара Эшче төркемнең утырышында катнашты.
Утырыш эшендә, шулай ук, түбәндәгеләр катнашты: Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары А.А. Климов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының стратегик үсеш Департаменты директоры В.С. Осьмаков, Югары Уку Йортларының ректорлары һәм предприятиеләр-эш бирүчеләрнең җитәкчеләре.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, утырышта шулай ук КДАСУ ректоры Р.К. Низамов катнашты, ул Казан төзелеш университетының презентациясе, шулай ук тармак ЮУЙ, бу очракта төзелеш тармагы үсешенә тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.
4,5 сәгатькә сузылган, хезмәт базарында инженер һөнәренең кирәклеге турында фикер алышу барышында, мәгариф системасы ягыннан тармак ЮУЙлары концепциясе, шулай ук эш бирүче һәм хезмәткәрнең карашлары, уку йортларын тәмамлаучыларның киләчәктә эшкә урнашыру һәм аларны материал база белән тәэмин итү турында фикерләр тыңланылды. Аерым алганда, И.Э. Фәйзуллин тәкъдим иткән һәм киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан хупланган тәкъдимнәрнең берсе булып, “яшь белгеч” терминының закон тарафыннан беркетелгән булуы һәм эшчеләрнең мондый категорияләренә ярдәм итү буенча чараларны эшләү тора.