Рөстәм Миңнеханов: “Бүген аннан-моннан төзи торган вакыт түгел”

2013 елның 23 марты, шимбә

Бүгенге көндә Татарстанда 634,3 мең кв. метр торак, яки еллык планның 25 проценты файдалануга тапшырылган. Бу турыда бүген видеоконференция режимында, торак төзү һәм файдалануга тапшыру соравына багышланган, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган республика киңәшмәсендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 131,3 мең кв. метр булган 2316 фатирлы 26 йорт файдалануга тапшырылган. И.Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, программаның 107 объектыннан 47 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 24 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 36 объект әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту турында сөйләгәндә, республиканың Төзелеш Министрлыгы җитәкчесе, 491 ветеран өчен 98 йорт төзелеп килүен әйтеп үтте. 19 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 19 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 60 объект әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора. 29 муниципаль оешмадагы 218 ветеран килешү төземәгән.

Күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча, бүгенге көндә 99 йортның 65е әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 13 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 21 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора.

Аз катлы төзелеш бүлегендә, индивидуаль торак төзелешен дә кертеп, республика буенча 6719 объектның 1690ы әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 2342 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 2687 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә тора.

Әйтелгәннәргә йомгак ясап, Төзелеш министры, муниципаль оешма җитәкчеләренең игътибарын, бүгенге көндә алар территориясендәге теркәлмәгән торак мәсьәләсендә юнәлтте. И.Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә хисапка алынмаган торак резервлары бик күп, шуңа күрә ТР Төзелеш Министры, муниципаль оешмаларның адресына, 2013 елда бу юнәлештә эшләү механизмы тасвирланган рекомендация җибәрде.

“Гражданнарның күп өлеше, күп очракта, милек сату яки аңа мирас хокукларын рәсмиләштерү ихтыяҗы булганда гына йортларны теркәү процедурасын башкаралар. Шул ук вакытта, бу эштәге җитешсезлек районнарның салым базасында да чагыла”, - диде ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры һәм муниципаль район җитәкчеләренә, үзләренең территорияләрендәге хисаплангмаган торак буенча комиссиянең эшен көчәйтергә кушты.

Республика Президенты, үз чиратында, төзүчеләргә, республикада торак төзү барышында аларның эшләгән эшләренең сыйфатына игътибар итте. “Бүген аннан-моннан төзи торган вакыт түгел”, - дип сүзен тәмамлады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International