Бүген төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча нәтиҗәләр ясалды

2013 елның 26 марты, сишәмбе

Бүген хезмәт Сараенда Татарстан республика оешмалары башкарма комитеты ( Россия төзүчеләр Профсоюзы), ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы һәм ТР Төзүчеләр Союзының уртак киңәшмәсе булды. Әлеге чарада ТР профсоюзлар Федерациясе, Ростехнадзорның Идел буе Идарәсе, Россия кулланучылар надзорының ТР буенча бүлекчәсе, ТР хезмәт Дәүләт инспекциясе һәм ТР төзелеш комплексы оешмаларыннан  вәкилләр катнашты.

Татарстан Республика оешмалары ( Россия төзүчеләр Профсоюзы) рәисе В.Г. Михасев республиканың төзелеш тармагына караган  предприятиеләр һәм оешмаларында 2012 елда җитештерү травматизмын кисәтү буенча үткәрелгән оештыру-профилактика эшәренә йомгак ясады һәм 2013 елга куелган төп бурычларны хәбәр итте.

Бүлек башлыгы – хезмәт Дәүләт испекциясенең ТР бүлекчәсендәге баш дәүләт инспекторы  Р.Р. Бабаназарова ТР төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм җитештерү травматизмының торышы турында чыгыш ясады.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин ТР төзелеш комплесының 2012 ел эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясады һәм  2013 елга куелган бурычлар турында сөйләде.

2012 ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы предприятие һәм ТР төзелеш комплексы предприятиеләре арасында хезмәтне саклау  буенча эшләрне иң яхшы оештыручы  смотр-бәйгедә җиңүче-оешмаларга һәм призерларга 1, 2 һәм 3 урын өчен диплом тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International