Казанда дүртенче тапкыр “Чиста су. Казан” күргәзмәсе һәм конгрессы үткәрелә

2013 елның 27 марты, чәршәмбе

Әлеге чара Казанда дүртенче тапкыр үткәрелә. Күргәзмәдә су чыганаклары, коммуналь һәм сәнәгать су белән тәэмин итүне, агып җыела торган суларны чистарту, суны шешәгә салуны һәм башкаларны торгызу һәм саклау өчен кирәк булган җиһазлар һәм хезмәтләрнең тулы спектры тәкъдим ителде. Күргәзмәдә катнашучылар арасында сәнәгать предприятиеләре, ведомстволары, фәнни учреждениеләр, Россиянең 10нан артык регионыннан, шулай ук Дания һәм Алманиядән бизнес-структуралар бар иде.

Күргәзмәне ачу тантанасында, шулай ук, су чыганаклары федераль агентлык җитәкчесенең урынбасары Вадим Никаноров, ТР экология һәм табигый чыганаклар министры Артем Сидоров катнашты.

“Күргәзмәдә ел саен әйтелгән тәкъдимнәр, республиканың эре оешмалары һәм компанияләре тарафыннан актив рәвештә кулланыла.  Бүген федераль һәм республика дәрәҗәсендә “Чиста су” программасы бар.  Әлеге программаны авыл җирлегендә һәм бистәләрдә яшәүчеләр уңай бәяләде. Республиканың шәһәрләрендә дә күп эш башкарыла. Бүгенге күргәзмә һәм конгресс – яңа технологияләрне күрү генә түгел, республикада сү белән тәэмин итү өчен җаваплы булган компанияләр һәм татарстанлыларны борчыган сорауларны тикшерү өчен дә тагын бер мөмкинлек”, - диде Илдар Халиков күргәзмәнең ачылу тантанасында.

Илдар Халиков искә төшереп үткәнчә, Татарстан Хөкүмәтен җитәкләгәнгә кадәр, ул 7 ел дәвамында муниципаль оешманы җитәкләгән. “Мин шуны әйтә алам, хәзерге вакытта булган күп санлы сораулар һәм проблемалар арасында, су белән тәэмин итүгә бәйле сораулар халыкта иң зур кызыксыну уята. Су – кеше кыска вакытны да аннан башка яши алмый торган чыганак ул”, - дип ассызыклады ул.

Конгресс кысаларында су чыганакларын рациональ  куллану һәм “Чиста су” федераль максатчан программманы тормышка ашыруның актуаль сораулары буенча берничә түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырылган. Бу минутларда, ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков катнашында, конгрессның пленар утырышы бара. Утырышның темасы – Россия су тармагының үсеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International