Татарстан Республикасында, күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасына 4,709 млрд. сумлык 823 торак йорт кергән. Бү турыда бүген, видеоконференцэлемтә режимында үткән республика киңәшмәсендә, ТР Төзелеш, архитетура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында узды, әлеге чараны ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә 473 күпфатирлы торак йортта капиталь ремонт буенча эшләр инде башланган. Ул әйтеп үткәнчә, финанс ярдәм алу өчен, ТКХ реформалаштырырга ярдәм итүче Фондка документлар әзерләү буенча эшләрне актив темплар белән әзерләргә кирәк.
Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасына килгәндә исә, хәзерге вакытта 169 гомуми белем бирү мәктәбенең барысы да тикшерелгән, 38 объект буенча нәтиҗәләр ГИСУга тапшырылган. Шул ук вакытта, 38 муниципаль оешмадагы 135 объектта эшләр башланган инде.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада “Чиста су” программасын тормышка ашыру дәвам итә. 2013 елның 29 март торышына, газификация Фонды тарафыннан, су белән тәэмин итү объектлары өчен проектлы-сметалы документацияне (ПРС) эшләү дәвам итә.
Су белән тәэмин итүче 121 объект арасыннан, 43 муниципаль оешмадагы 91 объектта (75%) ПСД эшләнгән, әлеге эштә 23 муниципаль оешма буенча 30 объект тикшерелә. 2013 елда, Татарстан Республикасы районнарында “беренчел медико-санитар ярдәм итү белән бәйле сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, ремонтлау программасына сәламәтек саклауның 417 учреждениесе кергән. Аерым алганда, модульле фельдшер-акушерлык пунктларын (ФАПлар) төзү буенча эшләр түбәндәгечә бара: 68 мәйдан әзерләнгән; ФАПны монтажлау өчен 33 фундамент ремонтланган; заводта ФАПның 30 комплекты эшләнгән.
Муниципаль районнарның төзелеш мәйданнарына ФАПның 11 комплекты китерелгән, шул исәптән 4 ФАПта монтаж эшләре тәмамланган, 5 ФАПта монтажлау дәвам ителә, 2 объектта ФАПны монтажлауга әзерләнү эшләре бара.
ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы әйткәнчә, бүгенге көндә эшкә керешмәгән муниципаль районнар программадан төшеп калырга мөмкин.
Шуннан соң, Ирек Фәйзуллин, Казандагы 45 мең урынлы яңа футбол стадионы ( Чистай ур.) мәйданындагы төзелеш эшләре турында сөйләде. Шулай итеп, 7 ай эчендә эшләнгән эшләнешнең гомуми саны 72 мең кеше/ көн тәшкил итә. Бүгенге көндә, брусчатканы урнаштыруда 21 муниципаль район бригадалары эшли. Беренче ярустагы 15 мең кв. метр мәйданның 9 мең кв. метрында эшләр тәмамланган.