Казан яңадан кунаклар белән очрашуга әзерләнә. 3 апрелдән 7 апрелгә кадәр, спорт министрлыгы яки студентлар спортының милли федерация җитәкчеләре дәрәҗәсендә, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласында, киләчәк Уеннарда катнашучы 120дән артык ил делегациясенең башлыклары җыела. АКШ, Канада, Кытай, Латин Америкасы илләре, Африка, Азия, Евросоюз һәм СНГ вәкилләре килер дип көтелә.
Чираттагы Универсиада башкаласында делегация җитәкчеләренең җыелуы, студентлар спорты Халыкара федерациясенең ((FISU) күптәнге традициясе булып тора. Әлеге очрашуның максаты булып, бөтен дөньядан килгән спорт функционерларын, Бөтендөнья студент уеннарын оештыручылар тарафыннан, спортчылар өчен куелган шартлар белән таныштыру тора. Уеннарны оештыручылар сервисларның бөтен спектрын тәкъдим итә, кунакларны инфраструктура, куркынычсызлык белән тәэмин итү, яшәү һәм туклану шартлары, транспорт белән тәэмин итү һәм башкалар белән таныштыра. Фактик яктан, нәкъ әлеге очрашу, студентлар спорты милли федерациясе тарафыннан, Уеннрда катнашуга рәсми гаризалар формалаштыруда хәлиткеч роль уйный, шуңа күрә, Казаннның 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада башкаласы сыйфатында уңышлы тәкъдим ителүенең мөһимлеген яңадан бәяләү кыен.
Делегация җитәкчеләренең Казандагы прграммасы бик бай. Биш көнлек сәфәр кысаларында кунаклар 2013 елгы Универсиаданың спорт объектларын караячаклар, спортчылар яшәячәк Авыл, шулай ук Уеннарда катнашучы милли спорт җыелмалары әгъзаларына күрсәтеләсе сервис белән танышачаклар. Казанга, бу вакыйгага махсус, оешма Президенты Клод-Луи Гальен җитәкчелегендәге FISU җитәкчелеге килә.
Универсиадада катнашучы спортчылар өчен Россиягә визасыз керүне оештыру соравы игътибар үзәгендә торачак. Исегезгә төшереп үтәбез, мондый сервис Универсиадаларга беренче тапкыр кертелә, ул Россия Президентының туры килгән Боерыгы белән тәэмин ителә. Күптән түгел булган сәфәре кысаларында, Россия Президенты Владимир Путин, мондый практиканы Россиядә якын киләчәктә булачак халыкара спорт ярышларында да куллануны тәкъдим итте.
Делегация җитәкчеләренең Казандагы сәфәре кысаларындагы иң көтелгән вакыйга булып, Универсиадада тәкъдим ителгән уен спорт төрләрендә катнашучы командалар буенча җирәбә салу тора, әлеге чара 6 апрель көнне булачак. Ниһаять, футбол, волейбол, баскетбол, су полы һәм башка шундый аеруча күңелле спорт төрләрендә нинди җыелмалар бер-берсе белән уйнаячагы билгеле булачак. Исегезгә төшереп үтәбез, Россия җыелмас ( Уеннарның хуҗа иле хокукына ия буларак) А төркемендә 1 нче номер астында чыгыш ясаячак.
Исегезгә төшереп үтәбез, Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада 2013 елның 6 июленнән 17 июленә кадәр дәвам итәчәк. Спортның 27 төре буенча узачак ярышларда 351 медаль комплектын уйнату өчен 13,5 мең спортчы катнашача. Бүгенге көндә, 132 ил, Казанда 2013 елда узачак Универсиадада катнашу өчен гариза биргән.