Бүген “Алабуга” АИЗда Armstrong World Industries, Inc компаниясе – идән, металл, агач һәм минерал җепселле түшәмнәр, дизайн һәм экологик чыдамлы, инновацион юнәлешле асылмалы системалар уйлап табу һәм җитештерү буенча дөнья лидеры тарафыннан, асылмалы түшәм системалары җитештерә торган завод нигезенә “беренче таш” салынды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Armstrong World Industries, Inc компаниясенең төп башкарма директоры һәм президенты Мэтью Эспи, “Аерым икътисади зона” ААҖ генераль директоры С.М. Трушко, “Алабуга” ППТ АИЗ” ААҖ генераль директоры Т.Н. Шагивалеев, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев катнашты.
“АрмстронгБилдингПродактс” ҖЧҖ заводы, төзелеш материаллары сәнәгате өлкәсендә, “Алабуга” АИЗда тормышка аша торган эре проектларның берсе булачак. Проекттагы инвестициянең күләме 2 млрд. сумнан артып китә. Җитештерүнең планлаштырылган күләме – 22 млн.м2 түшәм плиткасы. Әзер продукция, иң беренче чиратта, Россия һәм СНГ базарларына җибәреләчәк. Җитештерүне башлау вакыты 2014 елның IV кварталы булыр дип плвнлаштырыла. Проект тарафыннан 206 эш урыны тәкъдим ителәчәк.