Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда студентлар спорты Халыкара федерациясе FISU президенты Клод-Луи Гальен белән очрашты. Әлеге очрашу, бу көннәрдә Казанда үткәрелгән 2013 елгы Универсиадада катнашучы-илләрнең делегация җитәкчеләре очрашуы кысаларында үткәрелде. Әлеге чарада, шулай ук, Россиянең спорт министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия спорт студентлары союзы җитәкчесе Олег Матыцин, Казан мэры Илсур Метшин, 2013 елгы Универсиада Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов катнашты.
FISU җитәкчесенә мөрәҗәгатендә, Рөстәм Миңнеханов, Татарстанга бирелгән ышаныч өчен оешма җитәкчесенә рәхмәт сүзләре җиткерде. “ Һәр көн без нәрсәгә дә булса өйрәнәбез, актив эшлибез. Безгә РФ Хөкүмәте бик булыша, Россия Президенты Владимир Путин шәхсән үзе Универсиадага әзерләнү процессына зур иг
ътибар бирә”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
“Универсиада башлануга 92 көн калды, безгә берничә мәсьәләне чишәсе калды, аларны чишәрбез, монда бернинди дә шик юк, - диде Татарстан Президенты. – Без Россия Федерациясенең мондый эре чаралар үткәрә алырга сәләтле булуын расларга, һәм студентлар спортының популярлашуына үз өлешебезне кертергә тиешбез”.
FISU президенты Клод-Луи Гальен, үз чиратында, Казанда Универсиада иң югары дәрәҗәдә узачагына ышануын белдерде. “ Хәзер барысы да эшләнде диярлек: аерым сорауларны тикшерергә була, ләкин бу Универсиада тарихындагы иң яхшысы, гадәттән тыш Универсиада булачак, - диде FISU башлыгы. – Россия һәм Татарстан бөтен студентлар спортының тарихына керәчәк”.
РФ спорт министры урынбасары Наталья Паршикова билгеләп үткәнчә, Универсиадага әзерләнү һәм аны үткәрү, Россиягә яхшы оештырылган спорт чарасы моделен төзергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, нәкъ Универсиада студент уеннарында катнашучылар өчен генә түгел, Россиядә булачак эре халыкара спорт вакыйгаларында катнашучылар өчен дә визасыз керүне оештырырга мөмкинлек бирде.