Бүген «Татарстан» ДТРК радиотыңлаучылары белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев аралашты. Торак төзелешен үстерү программаларын стимуллаштыру буенча чараларны гамәлгә ашыру темасы булды. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, узган дүрт елда – 2015 елдан 2019 елга кадәр Татарстанга федераль бюджеттан якынча 5 млрд. сум бүлеп бирелгән, республиканы финанслауның өлеше 2 млрд. сум тәшкил иткән, бу 15 социаль инфраструктура объектын һәм автомобиль юлларын төзүне 7 млрд. сумга финансларга мөмкинлек биргән. Радиоэфирның тулы язмасын «Татарстан» ДТРК сайтында тыңларга мөмкин: https://trt-tv.ru/radio-tatarstana/nacionalnye-proekty/tatarstan-nacionalnye-proekty-04-02-21/