Татарстанда 761,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган ( еллык бурычның 31,8 проценты). Әлеге мәгълүматны, бүген ТР Хөкүмәт Йортында, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында үткәрелгән республика киңәшмәсендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Апас, Балтач, Буа, Югары Ослан, Биектау, Кама Тамагы, Лаеш, Минзәлә, Түбән Кама, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай, Теләче районнарын аерым әйтергә кирәк, алар еллык планның 40 проценттан артыгын үтәгән.
Социаль ипотека программасы буенча төзелгән 133 йортның, гомуми мәйданы 139,6 мең кв. метр булган 2,5 мең фатирлы 36 йорты файдалануга тапшырылган, әлеге сан планның 36,4 процентын тәшкил итә. Программаның 97 объекты арасыннан әзерлекнең югары дәрәҗәсендә 44 объект, әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә – 8, әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә 35 объект тора.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга бәйле программа турында сөйләгәндә, Ирек Фәйзуллин, республикада 497 ветеран өчен 104 йорт төзелүен әйтте. Әзерлеге түбән булган 66 объектта эшләрне тизләтергә кирәк.
95 күпфатирлы инвестицион торак йорт арасыннан, бүгенге көндә, 64 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 13 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 21 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә.
Азкатлы төзелеш өлешендә, ИЖСны да кертеп, республика буенча, 5040 объект арасыннан түбәндәге саннар күзәтелә: 1544 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 1851 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә, 1645 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә.