Майда Казандагы футбол стадионын төзүдә катнашкан муниципалитетларның иң яхшылары билгеле булачак

2013 елның 6 апреле, шимбә

Казандагы 2013 елгы Универсиадага  төзелеп килүче  футбол стадионындагы төзелеш эшләрендә актив эшләүче муниципаль оешмалар арасына оештырылган бәйгенең нәтиҗәләре 15-20 майга билгеле булачак. 1июнь көнне җиңүчеләр  алдан  билгеләнгән спорт мәйданнарына ия булачак. Әлеге мәгълүматны бүген,  видеоконференция режимында,  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында, ТР Хөкүмәт Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Алдан хәбәр ителгәнчә, бу елны Татарстанда барлыгы 100 спорт мәйданы төзеләчәк. Алар яңа футбол стадионын төзү һәм төзекләндерү буенча эшләрдә  барысыннан да активрак эшләгән муниципаль оешмаларның территорияләрендә барлыкка киләчәк. Бу төзелеш аларның яхшы эшләре өчен бонус булачак.

Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә стадиондагы эшләр буенча йөкләмә алган районнарның күбесе үз эшләрен тәмамлады. Хәзер инде  эшләнгән эшләрнең күләме ДИСУ тарафыннан кабул ителүе бик мөһим. Әлегә бернәрсә дә кабул ителмәгән: һәрберсендә дә ниндидер кимчелекләр бар. Моның белән бәйле рәвештә, ТР Премьер министры Илдар Халиков булган җитешсезлекләрне юкка чыгарырга һәм эшләрне тәмамларга чакырды.

14 апрель көнне, республика Президенты стадионга килер һәм әлеге объекттагы эшләрнең барышы белән таныш дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International