Яр Чаллы йортларында салкыннарда җылылык куллану 22% ка арткан

2021 елның 12 феврале, җомга

Гомумйорт исәпкә алу приборлары куелган күпфатирлы йортларда җылылык энергиясе өчен түләү акчаларын экономияләү күп очракта йортта яшәүчеләрнең үзләренә бәйле. 2021 елның гыйнварында Яр Чаллыда салкыннар аркасында җылылык энергиясен куллану күләмнәренең 2020 елның гыйнварына карата 22% ка артуы ачыкланган. Яр Чаллыда 2021 елның гыйнварында уртача тәүлеклек температура -11,8 °C тәшкил итте, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,9°C га салкынрак. «Газпром межрегионгаз» компаниясе мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2020-2021 елның кышкы айларында газ сату түбән температуралар аркасында шактый арткан. Әйтик, 2020 елның декабрендә республикада газның гомуми чыгымы 1,94 млрд кубометр тәшкил иткән, бу 2019 елның декабренә карата 12% ка үсеш. 2021 елның гыйнварында Татарстанда газ чыгымы 1,95 млрд кубометрга кадәр арткан, 2020 елга карата 17% ка үсеш. Энергоресурсларның чыгымнары арту җылылык өчен счетларда чагылыш тапмый. «Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җылылык өчен түләүләрне исәпләү гомумйорт исәпкә алу приборлары белән теркәлгән җылылык энергиясен фактта куллану буенча башкарыла. Яр Чаллы шәһәре буенча җылылык энергиясен исәпкә алу буенча гомумйорт приборлары белән тәэмин ителеш — 99,9%, һава торышын җайга салу төеннәре — 99% тәшкил итә.

Җылылык энергиясенә Тариф 2021 елның гыйнварында үзгәрмәде, әлеге тарифны соңгы үзгәртү 2020 елның 1 июлендә башкарылды, коррекция 4% тәшкил итте, бу инфляция дәрәҗәсе белән чагыштырмача туры килә», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. Гомумйорт исәпкә алу приборлары куелган күпфатирлы йортларда җылылык энергиясе өчен түләү акчаларын экономияләү күп очракта йортта яшәүчеләрнең үзләренә бәйле. Начар җылытылган тәрәзәләр һәм аерым фатирларда ачык форточкалар өчен, нәтиҗәдә, йортта яшәүчеләрнең барысына да түләргә туры килә. Подъездлардагы ишекләргә һәм тәрәзәләргә дә игътибар итәргә кирәк, алар шулай ук ябык булырга тиеш. Татарстан Президенты үзенең указы белән 2020 елның 14 декабрендә 2021 елга торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү үсешенең чик индекслары күләмен раслады. ТКХ хезмәтләренә тарифларны индексацияләү 2021 елның июль аенда булачак, Татарстанда яшәүчеләрнең күпчелеге өчен түләү үсешенең чик индекслары күләме 4,4% тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта индексның күләме коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең нәкъ менә шул зурлыкка күтәрелүен аңлатмый. 2020 елда индексның зурлыгы 4% тәшкил иткән, ә фактта түләүләрнең үсеше — 3,6%, бу инфляциядән шактый түбән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International