«Салават купере» торак массивында 189 номерлы «Заман» гимназиясе ачылды

2021 елның 12 феврале, җомга

Мәктәп беренче укучыларын – 1-4-нче сыйныфларны кабул итте.

«Салават купере» торак массивында 189-нчы номерлы «Заман» күппрофильле гимназиясе ачылды. Мәктәп беренче укучыларын – 1-4 сыйныфларны кабул итте. Уку йорты тулы куәтенә яңа уку елыннан эшли башлаячак.

Әлфия Авзалова урамында урнашкан яңа мәктәп «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча төзелгән һәм 1224 укучыга исәпләнгән.

Хәзерге бинада кабинетлар, коворкинг-зона, спорт залы, бассейн, 456 утырту урыны булган мәктәп рестораны җиһазландырылган. Спортзалда өлкән сыйныф укучылары өчен скалодром булдырылган. Бинаның ябык аерым керү өлеше һәм вестибюле булган блогында башлангыч сыйныфларның уку бүлмәләре урнашкан.

Хәзерге вакытта учреждениедә 300-гә якын бала белем ала – 1-4-нче сыйныф укучылары. Мондый чишү юлы якындагы уку йортларын бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Бу уку елы башына Осиноводагы 57-нче номерлы мәктәп – 1042 бала, 182 нче номерлы лицей – 2245 бала. Бу мәктәпләрнең 160 укучысы «Заман» гимназиясенә күчерелгән инде, дип хәбәр итә мәгариф идарәсе. Уку йорты яңа уку елыннан тулы куәтенә эшли башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International