Татарстан Президенты Яр Чаллыдагы берничә объектта булды

2013 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Яр Чаллыда булды. Ул социаль һәм икътисади өлкәдәге берничә объектта булды.

Рөстәм Миңнеханов тикшерүне  “Дельфин” йөзү бассейныннан башлады. Ул монда  Татарстан Республикасының синхрон йөзү буена җыелма команда әгъзалары белән очрашты. Спортчы кызлар, ТР Президенты өчен, 24-26 апрель көннәрендә Казанда Россия беренчелегендә күрсәтеләчәк программаны башкардылар. Җыелма команданың өлкән тренеры, РФның атказанган тренеры Нинель Кожедуб әйтүенчә, Татарстан кызларының Казандагы Универсиадада  катнашуы яки катнашмау ил чемпионатындагы чыгышлары белән бәйле.

ТР Президентының эшлекле сәфәрендәге чираттагы пункт булып, Кама балалар медицина үзәге торды. Сәламәтлекне модернизацияләү программасы чараларына барлыкка килгән медицина комплексы үз эченә дүрт учреждениене колачлый – перинталь үзәк, бала тудыру йорты, балалар хастәханәсе һәм поликлиника. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов  сүзләренә караганда, Яр Чаллыда республикадагы иң эре бала тудыру йорты эшли – анда 230 ятак, һәм ул Автошәһәрдә яшәүчеләргә генә түгел, күрше районнардагы халыкка да хезмәт күрсәтә. Моның өчен үзәк махсус реанимобиль белән җиһазландырылган.

Рөстәм Миңнеханов перинаталь үзәктә һәм балалар хастәханәсендә булды. Республика Президенты үзәкне, аеруча җитлегеп бетмәгән сабыйлар өчен булган реанимацион бүлекне җиһазландыруның дәрәҗәсен югары бәяләде. “Әгәр дә мондый җиһазлар булмаса, күп кенә балаларны саклап калып булмас иде”, - диде Р. Миңнеханов.

Президент ананың яңа туган баласы белән чыгару тантанасында катнашты – ул яңа гына әти-әни булган гаиләгә чәчәкләр һәм бүләкләр бирде.

Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университетның Яр Чаллы институтында булды. Хәзерге вакытта институтта 12 мең студент, 156 аспирант  белем ала, 1829 хезмәткәр эшли. Институтта укыту 24 юнәлештә алып барыла, техник профильләргә өстенлек бирелә.

ТР Президенты югары уку йортына читтән торып уку методикасын яңадан карарга, “читтән торып укучылар” өчен интерактив уку, кичке укуларны кертергә тәкъдим итте. Р.Миңнеханов фикеренчә, традицион читтән торып уку, аеруча техник белгечлекләр буенча, сыйфатлы укытуны тәэмин итә алмый.

Президентка институтның ресурс үзәгенең яңа бинасы тәкъдим ителде. 7700 квадрат метр мәйданлы бинада 16 лекция залы, гамәли һәм лаборатор дәресләр өчен 14 кабинет бар. КФУның ресурс үзәге базасында , автомобиль төзи торган предприятиеләр белән бергә эшләгән махсус программалар буенча уку оештыруны планлаштыра. “КАМАЗ” ААҖ институт базасында, белгечләрне яңа тармак стандартлары буенча әзерли торган автомобиль инжинирингы Югары мәктәбен барлыкка китерүне тәкъдим итә.

“Монда Европа дәрәҗәсендәге көчле инженер университетын барлыкка китерергә кирәк”, - дип сүзен йомгаклады Татарстан Президенты.

Сәфәрнең соңгы пункты булып, “Мастер”  Кама индустриаль паркының яңа мәйданы торды. “КИП-Мастера”ның беренче цехы резидентлар белән тулган, анда 234 компания-резидент, 5 мең хезмәткәр эшли, 2012 елда резидентларның кереме 32,3 млрд. сумны тәшкил иткән.

Хәзерге вакытта яңа мәйданда ике компания-резидент эшли, Рөстәм Миңнеханов аларның берләшмәләрен карады. Россия-Италиянең “Рототэк Кама” СПында алдынгы технологияләр буенча “КАМАЗ”лар өчен пластик детальләр җитештерәләр, ә BEHR предприятиеләрендә радиаторлар эшлиләр. Әлегә ике компания дә үз эшләрен башлап кына җибәрделәр һәм акрынлап, продукцияләрне җитештерүнең күләмен үстерәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International