“Арзан һәм уңайлы мохит” программасын тормышка ашыру – көн тәртибендә

2013 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Арзан һәм уңайлы торак” программасын тормышка ашыру  сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов һәм ТР хезмәт, шөгыльлек һәм социаль ярдәм министры урынбасары И.Ю. Просвирякова үткәрде. Чарада тармак министрлыкларыннан һәм ведомстволардан вәкилләр, шулай ук подрядчы оешмалардан вәкилләр катнашты.

Фикер алышудагы төп сорау – 2014 ел өчен программаны формалаштыру. Киңәшмәдә шулай ук, программа тарафыннан Казанда метро станцияләрен һәм урам аркылы чыга торган юллар төзелешенә тәкъдим ителә торган проектлы һәм техник карарлар каралды.

А.М. Фролов, катнашучыларның игътибарын, бүлеп бирелгән бюджет чараларын планлы рәвештә һәм вакытында үзләштерү белән бәйле сорауларны чишүгә юнәлтте. Киңәшмәдә, шулай ук, программа чараларын тормышка ашыруда хата ясаган,  “Арзан һәм уңайлы мохит” дәүләт программасы стандартларыннан читләшкән  подрядчы оешмалар турында да сүз булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International