ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд бөтенроссия селектр киңәшмәсе үткәрде

2013 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

2013 елның 11 апрелендә дәүләт корпорациясе – ТКХны реформалаштырырга  ярдәм итүче Фонд тарафыннан, Россия Федерациясе субъектлары белән “2012 елгы еллык хисапларны тикшерү нәтиҗәләре буенча табылган, Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан, 185-ФЗ номерлы Федераль законны бозу очракларын юкка чыгару  буенча чаралар” дигән темага селектр киңәшмә үткәрелде.

Селектр киңәшмә эшендә РФ региональ үсеш Министрлыгыннан, РФ Хисап палатасыннан, РФ Генераль прокуратурасыннан һәм Росфиннадзордан вәкилләр катнашты. Россия Федерациясенең 82 субъекты Мәскәүдәге студия белән элемтәдә торды. Тикшерелгән сораулар буенча булган мәгълүматлар белән Карелия Республикасыннан, Калмыкия Республикасыннан, Байкал арты краеннан, Краснодар краеннан, шулай ук Архангелск, Курган, Мәскәү, Мурман, Псков, Тверь һәм Тула өлкәләреннән вәкилләре чыгыш ясады.

Дәүләт корпорациясе – ТКХ реформалаштырырга ярдәм итүче Фондның генераль директоры Костантин Цицин, киңәшмәне ачканда, Фонд программаларын тормышка ашыруга Россия Федерациясенең тагын бер субъекты – Чечен Республикасы кушылуын әйтте. Регион һәм ТКХ Фонды арасында бер көн элек килешү төзелде. Моннан тыш, ТКХ Фонды җитәкчесе Константин Цицин һәм республика башлыгы Рамзан Кадыров Грозный шәһәрендә, региондагы беренче энергоэффектив йорт нигезенә капсула салу тантанасында катнаштылар.

-Безнең барлык программаларыбызны да шулай башларга иде, - диде Константин Цицин. – Ләкин, кызганычка каршы, 2012 ел нәтиҗәләре буенча, РФның 42 субъекты үзенә йөкләнгән вазыйфаларны җиренә җиткереп үтәмәде. Җитешсезлекләрнең күбесе, узган елдагы кебек, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү белән бәйле.

ТКХ Фонды искәртеп үткәнчә, 2013 елда Россия Субъектларына капиталь ремонтның региональ системасын булдыру буенча зур эш эшлисе бар: туры килгән региональ норматив актлар 2014 елның 1 гыйнварына кадәр кабул ителергә тиеш.

ТКХ Фонды генраль диреторы урынбасары Олег Рурин 2012 елда регионнарда,  программаларны тормышка ашыруда ясаган һәм РФның 42 субъектына ТКХ Фонды чараларыннан финанс ярдәме бирүне туктатуга китергән иң төп ялгышлыклар турында җентекләп сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, капиталь ремонт буенча программаларны тормышка ашыру вакытын эзүнең төп сәбәпләре булып, әлеге программаларны тормышка ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән чараларны экономияләүне соңарып куллану, подрядчылар тарафыннан вазыйфаларны тулысынча үтәмәү һәм башкалар тора. Авария хәлендәге  торактан күчерү буенча программаны тормышка ашыру вакытын эзүнең  төп сәбәпләре булып, планлаштыру этабында җибәрелгән ялгышлыклар тора (программаны тормышка ашыруда эффектив булмаган  юл сайлап алу, торак базарын дөрес бәяләмәү), программаларны раслаганнан соң, аларны тормышка ашыруга җитәрлек әзерлек булмау, әзерләнгән җир мәйданнарының һәм проектлы-сметалы документациянең булмавы, программаны үтәү вакытларын эзүдә төзүчеләрнең җаваплылыклары түбән дәрәҗәдә булу, подрядчыларны квалификацион сайлап алу мөмкинлеге булмау һәм программаларны тормышка ашыру мониторингы системасының җитәрлек дәрәҗәдә эффектив булмавы тора.

-Әлеге проблемаларны чишә алмаган регионнар, авария фондын ликвидацияләү буенча РФ Президенты  бурычны үти алмаска мөмкиннән, - дип игътибарны җәлеп итте Олег Рурин. – Моннан тыш, 2013-2015 ел программаларын тормышка ашырганда, темпларны, 2008-2012 еллар белән чагыштырганда, ике тапкырга арттырырга кирәк. 2015 ега кадәрге чор өчен 11 млн. квадрат метр мәйданлы авария фондын күчерергә кирәк. Программаны тормышка ашыруга юнәлдерелгән чараларның гомуми күләме, 350млрд.сумнан артып китә. Безнең алдыбызда уникаль масштаблы бурыч тора. Программада катнашучы һәркемнең җаваплылыгы бик мөһим. Сыйфатын югалтмычан гына, программаның эфективлыгын күтәрү һәм аларны тормышка ашыру темпларын арттыру өчен безгә барлык мөмкинлекләрне кулланырга кирәк.  Мондый шартларда узган елның тәмаманмаган программалары булу – юл кймаслык хәл. Әлеге проблеманы беренче булып чишәргә чакырам.

Киңәшмәдә катнашучы РФ субъектлары вәкилләре, 2012 ел программаларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча хисапларны тикшерү барышында табылган ялгышлыклар өстендә эшләү турында хәбәр иттеләр. Аерым алганда, алар 185-ФЗ кысаларында төзелеп килүче йортларны эксплуатацияләү, авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү  һәм башка чаралар үткәрүнең төгәл вакытын әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International