Республиканың 41 муниципаль оешмасындагы 587 йортта күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча эшләр башланган. Бу турында бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин , ТР Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Ирек Фәйзуллин искәртеп үткәнчә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 1 апрелендәге карары белән, 2013 елда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау буенча республика адреслы программа расланган.
Программаны финанслауның күләме 4709 млн. сумны тәшкил итә, шул исәптән фонд чаралары – 194 млн. сумны, ТР бюджеты чаралары 1373млн. сумны, муниципаль оешмаларның бюджет чаралары – 1072 млн. сумны, милекчеләрнең чаралары – 2070 млн. сумны тәшкил итә. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры билгеләп үткәнчә, 2013 елгы капиталь ремонт программасында 41 муниципаль оешма катнаша. Бу – гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 823 күпфатирлы йорт. 233,6 мең граждан торак шартларын яхшыртырга планлаштыра. Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, ДТИ мәгълүматлары буенча, һәр 41 муниципаль оешмадагы 587 йортта эшләр башланган. “ Бүгенге көндә идарә оешмаларының барысы да үз вакытында капиталь ремонтны “Торак фонды мониторингы” системасында түләү суммасын күрсәтеп, күпфатирлы йортларны реестрын формалаштырмый, шуңа бәйле рәвештә, ГИСУ милекче чараларының һәр йорт өчен аерым күчүен тормышка ашыра алмый”, - дидеТөзелеш Миниситрлыгы башлыгы.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, капиталь ремонт өчен халык тарафыннан түләнгән акчалар беркая да югалмый: алар аккумулирлаша. Уның уйлавынча, якын арада муниципалитетларга һәм идарә компанияләренә типик программаны кабул итәргә һәм, кирәк булган очракта, әлеге программага үзгәрешләр кертергә кирәк. Болар барысы да регламент кысаларында үткәрелергә тиеш, дип ассызыклады республика башлыгы. Бүгенге киңәшмәдә катнашучылар ТКХ өлкәсенә кадрлар әзерләү соравы турында фикер алыштылар. ТКХ өлкәсе югары һөнәри әзерлекле кешеләрне таләп итә, диде Рөстәм Миңнеханов һәм әлеге сорауга зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.
ТР Төзелеш Министрлыгы мәгълүматларына караганда, 12 апрель торышына, ТКХ белгечләрен укыту өчен, муниципаль оешмалар тарафыннан 1693 гариза кабул ителде, бу еллык планның бары тик 33 проценты гына. “Аксубай, Әлки, Кайбыч районнар һәм Казан калды. Алар 2013 ел прграммасы буенча ТКХ белгечләрен укытуны ачыкламаганнар”, - диде ТР Төзелеш, архитектура һәмТКХ министры Ирек Фәйзуллин.
ТР Төзелеш Министры муниципалитетлардан, бу атнада әлеге юнәлештәге эшләрне бетерүне сорады. “ Кадрлар укытылырга тиеш. Тармакта 36 меңнән артык кеше эшли. Укытылмаган кеше булырга тиеш түгел”, - диде Ирек Фәйзуллин.