Минтимер Шәймиев “Alabuga-City Hotel” кунакханә комплексын ачуда катнашты

2008 елның 16 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Алабуга шәһәренә эш сәфәрен “Alabuga-City Hotel” күп функцияле кунакханә комплексын ачудан башлап җибәрде. Мәгълүм булганча, дүрт йолдызлы бу кунакханә меңъелллык каланың тарихи урынында урнашкан. Бер яктагы бүлмәләрдә - Чулман буе, икенче якта – халык телендә Җеннәр шәһәрчеге дип йөртелә торган һәйкәл күренә.

Ун катлы бина барлыгы 105 номеры булган (28е апартаментлар) ике ял итү корпусыннан – кунакханә һәм апартаментлардан тора. Аларны уртак ресторан, лобби-бар һәм конференцияләр залы берләштерә.

Кунакханә комплексында шулай ук 21 люкс номеры булдырылган. Кунакханә директоры Анатолий Мельник сүзләренә караганда, әлеге номерлар нигездә “Алабуга” икътисади зонасы резидентларына махсуслаштырылган. Әйтеп үтәргә кирәк, махсус икътисади зона моннан бары тик 11км ераклыкта урнашкан.

Анатолий Мельник аңлатып узганча, кунакханәдә кунаклар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган. Бары тик бассейн, сауналар һәм күңел ачу урыны гына юк.

Хезмәт күрсәтүче персоналга килгәндә, аларның санын 110га җиткерү планлаштырыла. Хәзер исә “Alabuga-City Hotel”дә 100 кеше эшли. Алар башлыча, Алабуга районыннан. Чаллыдан килеп эшләүчеләр дә бар. Биредә эшләүче бармен-официантларны кунакханә белгечләре эшкә алыр алдыннан кабаттан укыта. Хезмәт күрсәтүче персоналның сүзләренә караганда, алардан кимендә бер чит тел белү таләп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International