Мәскәүдә торак төзелешен үстерү буенча VI Бөтенрәссәй киңәшмәсе узды

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

«Рәссәй Төзелеш атнасы – 2021» (ROSBUILD-2021) эшлекле программасы кысаларында торак төзелешен үстерү буенча VI Бөтенрәссәй киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Видеоэлемтә режимында узган чарада шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре дә катнаштылар. Киңәшмәдә катнашучылар төзелеш тармагын үстерүнең төп юнәлешләре, «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты күрсәткечләренә ирешү, Тармакны цифрлаштыру, индивидуаль торак төзелеше һәм сыйфатлы инфраструктура булдыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә барышында шулай ук территорияләрне комплекслы үстерү механизмын (ТКYМ) гамәлгә ашыру перспективалары турында да фикер алыштылар. Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, территорияләрне комплекслы үстерү торак тапшыру күләмен арттыруга юнәлдерелгән механизмнарның берсе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International