Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм AJM Planning&Urban Design Group, Straits Consulting Engineers, AmanahCapitalGroupLimited (ACGL) составындагы Малайзия консорциумы вәкилләре, “СМАРТ Сити Казань” проектының мастер-план концепциясен һәм проектны киләчәктә тормышка ашыру сорауларын тикшерделәр.
“СМАРТ Сити Казань”ның баш архитекторы Норлиза Хашим “СМАРТ Сити Казань” проектының мастер-планын тәкъдим итте.
Исегезгә төшереп үтәбез, “СМАРТ Сити-Казань” проекты – ул Татарстан икътисадының перспективалы тармакларын стимуллаштыру һәм үстерү максатыннан, эшлекле, мәгариф, фәнни-белем активлык өчен яңа шәһәр киңлекләрен барлыкка китерү. Татарстан Президенты Хөкүмәте исеменнән, проектны ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкли, оператор булып, махсус барлыкка килгән дәүләт структурасы – “Корпорация развития РТ” ААҖ тора.
Әлеге проект Малайзия консорциумы тарафыннан, “Татинвестгражданпроект” ГУП ярдәме белән эшләнгән.
Лаеш районында урнашкан, гомуми мәйданы 650 га булган “СМАРТ Сити Казань” территориясе функциональ файдаланышы ягыннан төп дүрт зонага бүленгән: Хаалыкара иҗтимагый-эш үзәге ( 220 га), мәгариф һәм фән Үзәге (209 га), Аерым икътисади зона ( 102 га), машиналарны кую зонасы ( 100 га). Мәйданы 102 га булган аерым икътисади зона “Иннополис” АИЗның бер өлеше булып тора ( беренче мәйданы Югары Ослан районында урнашкан).
ТР инвестицион үсеш Агенлыгы җитәкчесе Линар Якупов презентация барышында, бүгенге көндә “СМАРТ Сити Казань” проектының мастер-план концепциясе тәмамланган, шулай ук потенциаль инвесторларның беренчел планнары формалашкан булуын, алар белән сөйләшүләр алып барылуын хәбәр итте. Линар Якупов хәбәр иткәнчә, Дубайдагы ел саен үткәрелә торган AIM 2013 инвестицион форум кысаларында, “СМАРТ Сити Казань” проетына инвесторлар җәлеп итү компаниясенә рәсми старт биреләчәк.
“Корпорация развития РТ” генераль директоры Булат Гаянов проектны инженер һәм юл инфраструктурасы белән тәэмин итүгә кирәк булган чыгымнар хисабын Ттарстан Президентына тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов, “СМАРТ Сити Казань” проекты мастер-планы презентациясенә нәтиҗәләр ясаганда, әлеге проектның бик перспективалы булуын әйтте. Без әлеге проектка мөһим өметләр планлаштырабыз , диде ул, һәм проектның киләчәктә тормышка ашуына кызыксынуыбызны раслыйбыз, дип өстәде.