Төзелеш Министрлыгында Түбән Кама сәнәгать үзәгенең санитар-яклу зонасыннан гражданнарны күчерү сорауларын тикшерделәр

2013 елның 19 апреле, җомга

Кичә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Алан авылындагы һәм Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Мартыш авылындагы гражданнарны Түбән Кама сәнәгать үзәгенең санитар-яклу зонасыннан күчерү сорауларын тәртипкә салу буенча Ведомствоара комиссиянең утырышы булды.

Утырышны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев төп доклад белән чыгыш ясады. Очрашуда ведомствоара комиссия әгъзаләре, “ТР Президенты карамагындагы Дәүләт Торак Фонды” НО вәкилләре, “ТР төп инвестицион-төзелеш идарәсе”, “Техник инвентаризация бюро” РГУП, шулай ук “Оргнефтехимзавод” КНПУ ААҖ  вәкилләре катнашты. Утырыш барышында түбәндәге сораулар каралды:

- Түбән Кама сәнәгать үзәгенең санитар-яклу зонасыннан гражданнарны күчерү составына кергән предприятие-өлешчеләрнең өлешле кертемнәрен хисаплау нәтиҗәләрен раслау;

- халыкны күчерү өчен акча чараларын түләүнең схемасын яраштыру;

- Алан һәм Мартыш торак пунктларын ликвидацияләү белән бәйле өстәмә чыгымнарны яраштыру;

- өстәмә чыгымнарны финанслау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International