Ирек Фәйзуллин: Татарстанның төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклауга мөнәсәбәт үзгәрмәгән

2013 елның 21 апреле, якшәмбе

2013 ел башыннан алып, Татарстан Республикасы дәүләт төзелеш надзоры Инспекциясе тарафыннан, төзелештә катнашучыларга карата, хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормаларын бозган өчен 165 карар чыгарылган, шул исәптән 71 карар – инвестицион һәм индивидуаль  торак төзелеше объектлары буенча, 17 карар – социаль ипотека программасы объектлары буенча, 2 карар – Универсиада объектлары буенча. Бу турыда бүген, ТРның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында  үткәрелгән республика киңәшмәсе барышында Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

ТР Төзелеш Министрлыгы сүзләренә караганда, муниципаль оешмаларга башкарма комитет карамагындагы хезмәтне саклау буенча координацион совет эшен активлаштырырга, җаваплы кешеләргә һәр көн саен хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормаларын үтәүне контрольдә тоту буенча эшләр башкарырга кирәк. “Республиканың төзелеш мәйданнарында хезмәтне саклау системасына мөнәсәбә үзгәрмәгән”, - диде Ирек Фәйзуллин.

Төзелеш мәйданнары территорияләрендә тәртип урнаштыруга аерым игътибар бирелә. Министр искә искәртеп киткәнчә, төзелеш мәйданы, хезмәт җитештерү проектына туры килеп, кепчәк юу җиһазы белән җиһазландырылган булырга, чүптән, кирәк булмаган туфрак өемнәреннән, кулланырга яраксызәйберләр һәм конструцияләрдән  чистартылырга,төзелеш чүбен җыю өчен бункер урнаштырылырга тиеш.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Министрлык барлык заказчы-төзүчеләргә һәм подрядчыларга, планлы рәвештә, һәр чәршәмбе көнне 13.00дән 15.00гә кадәр “Чиста төзелеш” чарасын оештырырга боерды. “Әлеге чараның чиге юк, чөнки аның максаты булып, чисталык урнаштыру, төзелеш мәйданнарын пычратуга юл куймау гына түгел, хезмәтне саклау кагыйдәләре һәм нормаларын үтәү тора, - диде ТР Төзелеш Министрлыгы башлыгы. – Бу юнәлештәге эшләр дәвам ителәчәк, территорияләрне чиста тоту буенча куелган санитар нормаларны үтәмәгәннәр административ җаваплылыкка тартылачак”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International