2013 елның 20 апрель көненә Татарстанда 822 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Әлеге сан узган ел дәрәҗәсенең 104 процентын тәшкил итә. Әлеге мәгълүматны бүген, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТРның барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында үткәрелгән республика киңәшмәсе барышында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча 133 йортның 36сы файдалануга тапшырылган. Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча республикада 513 ветеран өчен 108 йорт төзү эшләре дәвам ителә. Шулар арасыннан 27 объект әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 14 объект әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә һәм 67 объект әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора. 20 муниципаль оешмадагы 105 ветеран килешү төземәгән.
“Министрлык тарафыннан, республиканың барлык муниципаль оешмаларына, Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча, 2010-2012 елларда төзелгән һәм төзелеп килүче торак йортларда булган кимчелекләр һәм әлеге йортларда яшәүчеләрнең кисәтүләрен буенча комиссион тикшерү үткәрү турында рекомендацияләр җибәрелде”, - диде Ирек Фәйзуллин һәм әлеге эшләрне 1 нче майга кадәр тәмамларга кушты.
Күпфатирлы инвестицион торак программасы буенча 65 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 13 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә һәм 17 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора. Аз катлы төзелеш программасына килгәндә исә, 1 мең 504 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора; 1 мең 781 йорт әзерлекнең уртача дәрәҗәсендә тора; 1 мең 686 йорт әзерлекнең түбән дәрәҗәсендә тора. “Авыл клублары” программасы буенча 46 объектның 45ендә төзү эшләре оештырылган. 1 объектта ( Арча районында) түбә ябу эшләре тәмамланган; 4 объектта ( Әтнә, Бөгелмә, Питрәч һәм Мамадыш районнарында) түбә ябу эшләре дәвам ителә. 19 объектта диварларны кирпеч белән төзү эшләре бара.14 объекттта фундамент салу һәм 7 объектта әзерлек эшләре күзәтелә.
Төгәлрәк – ТР Төзелеш, архитект ура һәм ТКХ Министрлыгы пресс-релизын карагыз.