Рөстәм Миңнеханов “Нижегород инжиниринг компаниясе «Атомэнергопроект” (“НИАЭП”) ААҖнең җитештерү бүлекләрендә булды

2013 елның 22 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы  “Нижегород инжиниринг компаниясе «Атомэнергопроект” (“НИАЭП”) ААҖ белән эре проектларны тормышка ашыру буенча хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксына. Бу турыда бүген, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Новгородта,  компания эшчәнлегенең презентациясе кысаларында әйтте.

Исегезгә төшереп үтәбез, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге  Татарстан Республикасы җитәкчелеге эшлекле сәфәр белән Түбән Новгородта. Делегация “НИАЭП” ААҖнең җитештер бүлекләрен карый. Әлеге предприятие  НИАЭП-АТЭ атом электростанцияләрен һәм энергоблокларны тулысынча проектлаштыру һәм кору буенча инжиниринг хезмәтләрен күрсәтү тармагында әйдәп баручы урында тора.

“НИАЭП” ААҖ төзү-монтаж эшләрен, сатып алу, интеллектуаль проектлау, энергоблок корылмаларының бәяләре һәм вакыты белән идарә итүне, чит ил технологияләрен адаптацияләү һәм Россия һәм чит стандартларын чишү, ЕРС/М ( инжиниринг-җибәрү- төзү/ идарә итү).

Безне “НИАЭП” ААҖнең эре проектларны тормышка ашырудагы тәҗрибәсе, шулай ук сезнең структур үзгәрешегез кызыксындыра, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ул, кыскача гына, бүгенге көндә Татарстанда тормышка аша торган икътисади проектлар, шул исәптән “Адлабуга” аерым икътисади зона үсеше, “КАМАЗ” ААҖ һәм “Форд-Соллерс” эшчәнлеге, шулай ук  “Иннополис” инновацион шәһәр-спутнигының төзелеше турында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, катлаулы инженер объектларын проектлаштыру һәм алар белән идарә итүдә “НИАЭП”ААҖнең заманча технологияләрен һәм җиһазларын куллану өчен “НИАЭП” ААҖ һәм Татарстан Республикасы белгечләренең тырышлык һәм тәҗрибәләрен берләштерү мөмкин.

Татарстан Президенты “НИАЭП” ААҖ җитәкчелегенә компания мөмкинлекләре турындагы презентация белән “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар Советы утырышында чыгыш ясарга тәкъдим итте.

Мәгълүмат өчен:

“НИАЭП” ААҖ берләштерелгән компания – “Атомстройэкспорт” ЯАҖ (АТЭ ЯАҖ), “Росатом” атом энергиясе Дәүләт корпорациясе карары белән 2012 елның мартында оештырыла. Шулай тиеп, 2011 елда 60 еллыгын билгеләп үткән “НИАЭП” ААҖ,  АТЭ ЯАҖенең идарә компаниясе булып санала башлый.

НИАЭП-АТЭ атом электростанцияләрен һәм энергоблокларны тулысынча проектлаштыру һәм кору буенча инжиниринг хезмәтләрен күрсәтү тармагында әйдәп баручы урында тора. Берләшкән компаниянең структурасы объектларны кору буенча проектлар белән идарә итүче офислар челтәреннән гыйбарәт. Объектлар исемлегендә түбәндәгеләр бар: Түбән Новгородтагы проект институты; АЭС корылмалары белән идарә итү буенча өч офис ( Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург); Европа һәм Азиянең 11 илендәге вәкиллек (проектлар тормышка аша яки планлаштырыла), шул исәптән Белорусиядә, Болгариядә, Венгриядә, Вьетнамда, Индиядә, Иранда, Кытайда, Словакиядә, Төркиядә. Украинада, Чехиядә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International