Татарстан төзүчеләренең һәм девелоперларының төзелеш материалларының җирле җитештерүчеләр белән эшлекле бәйләнешләрен берләштерү кысаларында республиканың инвестицион үсеш агентлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә, Татарстан продукциясен тәкъдир итү һәм төзүчеләр белән контактлар алмашу өчен ачык мәйдан оештыра. Чара Татарстан Республикасында һәм аннан читтә төзелеш материаллары продукциясен җитештерүчеләрне алга этәрү өчен оештырылган. Компанияләр өчен бу - үз продукцияләрен тереләй, шулай ук тематик каталогта тәкъдим итү мөмкинлеге, ул киләчәктә Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан төбәк һәм халыкара дәрәҗәләрдә уздырыла торган барлык чараларда да тәкъдим ителәчәк. Булачак вакыйга турында тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы сайтында: https://tida.tatarstan.ru/index.htm/news/1955846.htm.