Алексеевск районында ТКХ өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләделәр

2021 елның 26 марты, җомга

Кичә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Алексеевск муниципаль районында эш визиты белән булды. Сәфәр барышында ул дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты һәм муниципалитет җитәкчелеге белән киңәшмәдә катнашты. Очрашу барышында районда су белән тәэмин итү һәм канализация системаларын үстерү, чистарту корылмаларын эксплуатацияләү һәм оешмаларны махсус техника белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Алексеевск районы территориясендә «Чиста су» проектын тормышка ашыруның агымдагы ситуациясенә аерым игътибар бирелде. Чара ахырында Алексей Фролов ТКХ өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International