Татарстанда 2021 елда 1074 ишегалды төзекләндереләчәк

2021 елның 1 апреле, пәнҗешәмбе

«Безнең ишегалды» Президент программасы буенча комплекслы төзекләндерү 2021 елда 1074 ишегалдында башкарылачак. Быел программаның гомуми бюджеты, узган елдагы кебек үк, 8 миллиард сум тәшкил итә. Республика ишегалларында ремонт эшләре апрель аенда башланачак. Быел төзекләндереләчәк ишегалларының адреслары төзекләндерү картасында урнаштырылган. Быел барлыгы Казанның 223 ишегалды, Әлмәт районының 93 ишегалды, Яр Чаллының 88 ишегалды, Яшел Үзән районының 83 ишегалды, Түбән Кама районының 67 ишегалды төзекләндереләчәк. Программага 2 шәһәр округы һәм Кайбыч, Чүпрәле һәм Әтнә районнарыннан тыш, барлык муниципаль районнары керде. Бу районнарда узган елда программага 5 елга кертелгән барлык ишегаллары да ремонтланды. Төзекләндерү схемаларын килештерү апрель аенда башланачак. Һәр ишегалдында, төзелеш эшләре башланырга өч көн калганда, төзекләндерүнең йомгаклау схемасы белән, объект паспорты урнаштырылачак. Татарстанлылар эш барышын контрольдә тота алсын өчен, схемалар шулай ук бу сайтта урнаштырылачак. Ишегалларында түбәндәге эшләр башкарылачак: юллар һәм тротуарларны төзү һәм ремонтлау, эскәмияләр, чүп савытлары, ком катламында балалар һәм спорт җиһазлары, яктырту баганалары урнаштыру һәм гамәлдәгеләрен яңарту, каты көнкүреш калдыклары зонасын урнаштыру өчен асфальт-бетон мәйданчыгы оештыру, хуҗалык-көнкүреш җиһазлары урнаштыру. Җиһазлар җыелмасы һәр ишегалды өчен индивидуаль билгеләнә. Халыкның хәбәрләре кайнар линия номеры буенча 8 (800) 27-520, Instagram һәм Вконтакте социаль челтәрләрендә кабул ителә. WhatsApp +7 (939) 302-2020 номеры буенча шулай ук үз ишегалдында эшләрнең барышы турында фото һәм видео җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International