Ел саен 28 апрельдә билгеләнеп үтелә торган Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган айлык кысаларында, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы 2013 елның 24 апрелендә Әлмәт шәһәрендә, Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышын үткәрде. Әлеге чара хезмәтне саклау буенча укыту семинары белән үрелеп барылды.
Әлеге чарада Кама арты зонасы муниципаль оешмалары территориясендә эшчәнлек алып баручы башкарма комитет, төзелеш оешмалары һәм төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләре җитәкчеләре катнаша.
Пленар өлешкә кадәр катнашучылар “Яшьлек” 2В микрорайонында төзелеп килүче торак йортны һәм төзелеш материаллары җитешерүче “Баулюкс” ҖЧҖ предприятиесен карадылар. Алар анда хезмәтне салау һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләре һәм нормаларын үтәү буенча оештырылган эшләр белән таныштылар.
Утырышның пленар өлешендә, ТР хезмәт, шөгыльлек һәм социаль ярдәм Министрлыгы, ТРдагы хезмәт Дәүләт инспекциясе, ТР дәүләт төзелеш надзоры Инспекциясе, башкарма комитетлардан вәкилләр һәм төзелеш оешмалары җитәкчеләре чыгыш ясады.