2021 елда Татарстанның торак йортларын һәм социаль объектларын капиталь ремонтлауга чыгымнар 14 млрд. сумнан артып китәчәк

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Республика Төзелеш министрлыгы планнарына, ведомство башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, коронавирус пандемиясе сизелерлек йогынты ясамаган. Татарстанда 2021 елда күп фатирлы йортларга һәм социаль объектларга капиталь ремонт ясау өчен ассигнованиеләр 14 млрд. сум тәшкил итәчәк. Эш күләме элекке дәрәҗәдә сакланачак, коронавирус пандемиясе аркасында сизелерлек үзгәрешләр юк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ринат Абдуллин хәбәр итте. Хәзерге вакытта ведомство тарафыннан Татарстан территориясендә 47 млрд.сумнан артык суммага 44 программа гамәлгә ашырыла, дип билгеләп үтте спикер. «Шуларның 14 млрд. сумнан артыгы күпфатирлы йортларны һәм социаль объектларны капиталь ремонтлау өчен тотыла. Аерым Президент программасы — «Безнең ишегалды», аңа быел тагын 8 млрд сум каралган. Шулай ук бездә төрле федераль программалар, илкүләм проектлары башкарыла — алар барысы да әлеге зур программага керә», - дип билгеләп үтте Абдуллин. Министр урынбасары сүзләренә караганда, май башына кадәр барлык игълан ителгән торглар да тәмамланырга тиеш. Шул ук вакытта Covid-19 пандемиясе планлаштырылган эшләрнең барышына сизелерлек йогынты ясый алмады, дип ышандырды спикер. «Узган ел белән чагыштырганда финанслау шул ук дәрәҗәдә калды. Ниндидер программалар китә, алар урынына башкалар килә. Әмма тулаем алганда, сумма шул ук диярлек», — дип нәтиҗә ясады Ринат Абдуллин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International