Мәскәүдә проблемалы объектлар төзелешен тәмамлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә өлешчеләрнең хокукларын яклау Фонды генераль директоры Константин Тимофеев рәислегендә өлешләп төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда Татарстаннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев һәм өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча ТР фондының башкарма директоры Иван Новиков катнаштылар. Утырыш барышында федераль фонд белән төзелгән килешүләр кысаларында төзелеп килә торган 7 проблемалы объектны файдалануга тапшыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Гражданнарның хокукларын торгызу РФ субъекты механизмнарын кулланып планлаштырыла торган объектларга аерым игътибар бирелде. Төзелеш министрлыгы вәкиле Илшат Гыймаев, аерым алганда, республиканың апрель ахырына кадәр ике йортны файдалануга тапшыру планнары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International