Төзелеш министрлыгы хезмәткәре Татарстан дәүләт хезмәткәрләренең электрон мактау тактасына кертелде

2021 елның 10 апреле, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советының кадрлар буенча комиссиясе карары белән Электрон мактау тактасына кертү өчен 15 дәүләт граждан хезмәткәре билгеләнде. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының территорияләрне планлаштыру һәм төзү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Дәүләтшина Венера Илшат кызы бу югары дәрәҗәгә лаек булды. Дәүләт хезмәткәрләрен Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертү өчен нигез булып профессиональ казанышлар, инициативалар һәм дәүләт органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш тора. Мактау тактасына кертелгәннәрнең тулы исемлеге белән «Дәүләт гражданлык һәм муниципаль хезмәт»сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International