Татарстанда 2023 елга кадәр территорияләрне төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар циклы башлана

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

14 апрельдә «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру»программасы кысаларында 2022-2023 елларда территорияләрне төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар сериясе башлана. Фикер алышулар 16 муниципалитетта узачак. Халык белән беренче очрашулар Алабугада һәм Нурлатта 14 апрельдә узачак. Икенче көнне фикер алышулар Теләче районының Баландыш авылында һәм Яшел Үзән районы Васильево штпда узачак. Башка районнар өчен даталар билгеләнгәннән соң, җәмәгать фикер алышуларының тулы графигы park.tatar сайтында урнаштырылачак. Мөһим деталь: бу елда яңартылачак объектларның киләсе чиратларын тормышка ашыру фикер алышуга чыгарыла. Әмма, аларны комплекслы итеп төзекләндерү өчен, территорияне 26 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында узачак тавыш бирүдә мөмкин кадәр күбрәк кеше сайларга тиеш. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда җәмәгать пространстволарын үстерү буенча масштаблы эш 2015 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланды. 6 ел эчендә республикада 443 территория төзекләндерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International