Алексей Фролов: «Торак белән тәэмин итү буенча бер кешегә исәпләгәндә, без уртача Рәссәй күрсәткечләреннән 1 квадрат метрга алда барабыз»

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты базасында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитетның һәм Комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышы булды.  «Шәһәр планлаштыру» КДАТУ мәйданчыгында узган утырышны ачып, комитет рәисе Александр Тыгин Татарстан Республикасы Президенты карары белән республикада пространство үсеше институты төзелүен, аның эшчәнлеге шәһәр планлаштыру, урбанизация мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдереләчәген искәртте. Аннары комитет әгъзалары ТР Хөкүмәте хисабы буенча фикер алышуга кереште, аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов тәкъдим итте. 2020 елда 2 миллион 680 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, шул исәптән социаль ипотека буенча 216,5 мең квадрат метр төзелгән. ШТТ кысаларында 1 миллион 452 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Төзелеш тармагында эш күләме 2019 ел дәрәҗәсендә калды һәм 356 миллиард сум тәшкил итте, быел аны 395 миллиард сумга җиткерү планлаштырыла. 2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан торак төзелеше күләме буенча илнең ТОП-5 төбәге санына керде. Утырышта 2020 елда 50 республика программасының берсе дә туктатылмавы ассызыкланды. Финанслауның гомуми күләме 54 миллиард сум тәшкил иткән. Узган ел «Безнең ишегалды»республика программасы старт алды. Парламентарийлар башкарма хакимиятнең игътибарын инженерлык челтәрләренең тузуына юнәлтте. Депутат, Казан шәһәре «Водоканал» МУП генераль директоры Андрей Егоров билгеләп үткәнчә, республика дәрәҗәсендә тузган челтәрләрнең өлеше 30 процент булса, кайбер шәһәрләрдә бу күрсәткеч 70-80 процентка җитә. Аның сүзләренә караганда, бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә хәл итү вариантларын эшләргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International