2020 елда Татарстанның төзелеш индустриясе предприятиеләре тарафыннан төяп җибәрелгән продукция күләме 33 млрд. сум тәшкил итте. Кирпеч җитештерүче җирле предприятиеләр һәм республика төзелеш министрлыгы вәкилләре чираттагы очрашуы архитектура-төзелеш университеты базасында узды. Чара кысаларында катнашучылар өчен татарстан кирпеч продукциясе экспозициясе оештырылды. Күргәзмәдә шулай ук Казан шәһәренең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина да булды. Очрашуны ачып, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев билгеләп үткәнчә, төзелеш тармагына, шул исәптән төзелеш материаллары сәнәгатенә, фән белән бергә үсәргә кирәк, очрашу үткәрү урыны очраклы гына сайланмаган-КДАТУның «Technology» төзелеш материаллары һәм технологияләре фәнни-белем бирү үзәгендә фәнни тикшеренүләрнең киң спектры уздырыла. Аерым алганда, үзәктә минераль, битум һәм полимер материаллар һәм бәйләүче материаллар нигезендә төзелеш материалларын алу һәм модификацияләү өлкәсендә эш алып барыла. Ул искәрткәнчә, Татарстан бүген Рәссәй Федерациясендә иң эре региональ төзелеш индустриясе челтәрләренең берсе, аның составында төп төзелеш продукциясен чыгару буенча 415 предприятие бар. 2020 елда республика төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләре тарафыннан төяп җибәрелгән продукция күләме 33 млрд. сум тәшкил итте. Җирле җитештерүчеләр Татарстанның төзелеш комплексының барлык ихтыяҗларын да кысрыклап чыгара.